Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрби гаиләсе - игътибар үзәгендә

Кыю йөрәкле, курку белмәс егетләребезнең гамәлләре илебез өчен иң авыр минутларда ачыклана, дип хак әйтә халык.

Район үзәгенә терәлеп торган Рус Әшнәге авылы егете Илнур Галиевнең илебездә махсус хәрби операция игълан ителгән  беренче көннәрдән үк мобилизация буенча хезмәткә китүе хакында ишеткән идем инде. Бүген ул анда Балык Бистәсендә яшәүче сеңлесе Зәринәнең ире - Югары Ырга авылы егете, адашы Илнур белән бергә үз хезмәтен тыныч күңел белән дәвам иттерә. Әле бүгенгәчә икәү бер частьтә хезмәт итәләр. Алар инде бергә дүрт мәртәбә әти-әниләре, гаиләләре янына кыска вакытлы ялга да кайтырга да өлгергәннәр.

Әнисе Фәридә гомере буена тырыш хезмәте белән гомер кичергән, колхозда сыер сауган, терлекчелектә  хезмәт куйган. Ике баласы янына иптәшкә ул әле, күрше районда ниндидер сәбәпләр белән тулысынча ятим калган ике бала хакында җанны тетрәндерерлек авыр хәбәрне ишетеп, район службалары ярдәме белән, 12 яшьлек Маша белән 3 яшьлек Костяны да барып тәрбиягә алып кайтканнар.

Шулай итеп ул берүзе дүрт бала тәрбияләп үстергән. Илнур мәктәптә  яхшы укый, спорт белән дә яратып шөгыльләнә. Чын ир-егет буларак тәрбияләнеп ул мөгаен хәрби хезмәткә үзен алдан хәстәрләгәндер. Чөнки,  ир-егетләр уй-хыяллары хакында кычкырып йөрергә яратмыйлар. Шуңа ул да мәктәптән соң укуын Лаеш техникумына барып авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча түгел, ә менә юридик факультетында дәвам иттергән. Тик ул аны тәмамлый алмый кала,  бер ел укыгач хәрби хезмәткә чакыралар үзен. Егет анда үзен бер дигән танкист итеп таныта.

Идрис Аметов

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса