Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Венера Шәмиева: «Олы кызыбыз Зөләйханы башлы-күзле иттек»

Сәхнәдәшләреннән тыйнаклыгы белән аерылып торган җырчыбыз Венера Шәмиеваның шатлыкка төренгән көннәре. Ул гаиләсе белән бүген Мәскәүдә. Бер сүз белән әйткәндә туй итәләр!

Аның интернет челтәрендә Мәскәүнең биек йортларын күрсәтүе һәм шул йортларның берсен тәгаенләп, балаларның фатиры шушында дип әйтүе, әлбәттә, күңелдә кызыксыну уятты. Җырчы тормышындагы мөһим яңалыкларны белешеп, үзенә шалтыраттык. 
– Без әлегә Мәскәүдә. Олы кызыбыз Зөләйханы башлы-күзле иттек, иң зур яңалыгыбыз шул. Узган елны 26 сентябрьдә Зөләйхага 20 яшь тулды, балакаем, үз язмышымны кабатлап, кияүгә чыкты. Мин дә 20 яшем тулуга ир хатыны  булдым.  27 се көнне матур итеп никах туйлары үткәрдек. Нәселебез бик зур, туганнарыбыз да күп, иң якын туганнарны, тугры дусларны гына чакырып, Винера Ганиева да килде, рәхмәт, барысы 70 ләп кеше идек табында. Дөресрәге, без ирем белән мәҗлескә 100 ләп кунак чакырырбыз дип уйлашкан идек, ләкин хәзерге яшьләрнең үз уйлары, алай зурдан кубарга теләмәделәр. Яшьләр: «Бу татлы көннәребезне ел буена сузасыбыз килә. Әйдә берничә этаплап туй итик әле. Хәзергә – никах! Ә кышын ике яктан да әти-әниләр, туганнар Мәскәүгә барып, кышкы шәһәрне күреп, Мәскәүдә язылышыйк», – дигәч, ниятләренә каршы килмәдек. Зөйләйха да, Ришат кияү дә язылышу турындагы таныклыкларының борынгы Мәскәү загсында мөһерләнүен теләде. Ул таныклыкка чынлап та Мәскәү шәһәре дип язылуы ук күңелдә икенче хисләр тудыра, караган саен Ватанпәрвәрлек көчәя, илең, үзең белән горурлануың арта. Менә дүрт көннән бирле Мәскәүгә сокланып йөрибез, кайда гына булырга өлгермәдек. Кодалар белән ВДНХ, ГУМ, Кызыл мәйданны гиздек. Туйның икенче этабын да бик күңелле бәйрәм иттек, – ди Венера Шәмиева. 

Инде туйның өченче этабына әзерлек эшләре көтә. Мәгълүм ки, кияү кеше Мәскәүдә эшли. Димәк, яшьләр Мәскәүгә төпләнәчәкләр. Ә туйның дәвамына килгәндә, яшьләр аны җәй урталарында ачык һавада бары тик яшь туганнарын һәм, әлбәттә, әти-әниләрен, бертуганнарын гына чакырып бәйрәм итәргә ниятлиләр. Өлкән яшьтәге туган-тумача, билгеле ки, никах туенда кунак булу сәбәпле генә кунаклар исемлегеннән төшеп калачак. 
– Кияүне бик яратабыз. Беренче күрүдә үк ошаттык. Зөләйха өчен гел борчыла идек, нинди кешегә туры килер дигән уй күңелебездән китмәде. Аллаһыга мең шөкер, аңа үзем кияү сайласам да мондыйны ук таба алмас идем. Зөләйханы бик ярата, хөрмәт итә, үзе җитди. Сөбһаналла, икесе бик пар килгәннәр! Икесе дә «Сәләт»кә йөргән балалар, 4 ел буе аралаштылар. Беләсезме, Зөләйханы алдан ошатып, берникадәр вакыт күзәтеп йөргәч, иремне ресторанга сөйләшергә чакырды. «Рөстәм абый, кызыгыз бик ошый миңа, сез дини гаилә буларак, кызыгыз белән аралашу тәртибен аңлатыгыз әле», – дип ниятенең җитди икәнлеген аңлатты. Яшермим, ул яктан безнең Рөстәм бик коры. Зур таләпләр куйды: кулга кул тотынмаска, икәүдән икәү генә калмаска һ.б. Ул вакытта мин Ришат өчен хәтта куркып та куйган идем, сиңа боларны аңларга бәлки авыррактыр дип тә кисәттем, ләкин шәригать тәртипләре буенча шулай тиеш! Аның дәү әтисе белән, дәү әнисе дә бик дини, гыйлемле, акыллы кешеләр, рәхмәт кодагыем да бик зирәк, ул да дөрес аңлатма биргән, балалар үзләре дә молодцы булып чыктылар, барысын да тиешенчә үтәп, никахлашыр көннәренә аклык-сафлык белән килеп җиттеләр. Киявебез бик күп еллар буе ураза тоткан егет, дин аларның күңелләрендә, төпле гаиләдән, шөкер, – ди җырчы.

 Ничек танышканнар, табышканнар соң, дигән сорауга, җырчы, әкияттәге кебек, ди.
– Балаларның сөйләвеннән генә беләм. Ришат киявебез, балаларымның «Сәләт»тә әйдаманы булган.  «Әни, беләсеңме, Ришат абыйга анда бик күп кызлар гашыйк иде, артыннан өерелеп йөрделәр, ә ул безнең апаны сайлады бит!» – ди энекәшләре. Икесе табышып, кавыштылар, инде бәхетле яшәсеннәр! – ди Венера Шәмиева. 

 

Автор Гөлнур Шәрәфиева

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/torlese/venera-samieva-gailase-maskauda-tui-ita-kyzym-uz-iazmysymny-kabatlady

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса