Ватан иминлеге хакына
Үзләренең хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызның кылган батырлыклары бүген берәүне дә битараф калдырмый.
Шушы көннәрдә без, махсус хәрби операциядә булып, өченче мәртәбә кыска вакытлы ялга кайтучы Балык Бистәсенең курку белмәс батыр йөрәкле егете Руслан Кәбиров белән очраштык. Үзләрендә кушылган позывной буенча аны хезмәттәшләре “Кәбир” дип йөртәләр икән. Егет кечкенәдән кыенлыклар, тормыш авырлыкларыннан курыкмаска өйрәнеп үскән. Әллә инде кечкенәдән әтисез үскәнлектән (ул вакытсыз вафат булган) аңа гаиләдәге вак-төяк проблемаларны үзенә чишәргә, кыенлыклардан үз көче белән чыгарга туры килгән.
Шулай итеп гаиләләрендә Флера әбисе белән әнисе Венераның бердәнбер булышчылары, төп ярдәмчеләре булып үсә. Күргәнебезчә, гаиләдә бердән-бер бала булса да иркәләнүне белми ул. Район үзәгендәге икенче мәктәптә тырышып белем алып кулына урта белем турында аттестат алгач егет тормышка юлны үзе сала. Яр. Чаллы шәһәрендәге политехника көллиятендә укып чыгып хезмәт юлын биредәге данлыклы сөт-май комбинатында башлап җибәрә. Бер елдан соң аны хәрби хезмәткә чакыралар.
Егет үзенең гражданлык бурычын Оренбург өлкәсендә кыска вакытлы хәзерлек курсларыннан соң Таджикстанда мотоукчылар полкында үтәп кайта. Хәрби хезмәттән соң ул туган җире-Балык Бистәсендә төпләнеп калып яшьли сөйгән күрше Анатыш авылы кызы Гүзәл белән гаилә корып җибәрә. Тормышларына сөенеч, гаиләләренә ямь биреп аларның нәни кызлары Эльвина дөньяга килә. Иң әһәмиятлесе, егетнең тәвәккәллеген исбатлап тагын бер мисал китерәсем килә. Үз гаиләсен корып җибәргәч егет ипотекага шәхси йорт җирле булырга өлгерә. Тирә юньдә күпләрне сокландырып, матур гына яшәп ятканда илебездә махсус хәрби операция игълан ителә. Аңа хәрби комиссариаттан 2022 елның 26 октябрендә чакыру кәгазе җибәрәләр. Озак уйлап тормыйча иртән чакыру алгач та кичен хәрби хезмәткә китеп бара.
Идрис Аметов
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа