Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Уфа адәме, ике баласын ташлап, "Дом2" проектына барган

Уфа кешесе , ике баласын ташлап, "Дом2" проектына киткән.

 Далер Уфа колледжларының берсендә белем алган. Аннан авиация өлкәсендә бортпроводник булып эшләгән. Шул вакытта беренче хатыны белән танышкан.
Өйләнешкәннәр, балалары туган. Тик гаилә тормышы барып чыкмаган. Далер, бәхет эзләп, Украинага юл тоткан. Анда икенче кыз белән мөнәсәбәтләр корган. Балалары дөньяга килгән.

Әмма бу гаиләсеннән дә качып, ир-егет Мәскәүгә киткән. Биредә ул "Дом2" проектына кергән. Үзенә бик яхшы биография дә уйлап чыгарган. Имеш, ул очучы булган. Хәтта яна башлаган самолетны корбаннарсыз җиргә утырта алган...

Вакыйгалар ары таба ничек дәвам итәр иде, тик бердәнбер көнне телевизор экраныннан Далерны Уфадагы әбисе танып калган. Телевидениегә хәбәр иткән.

Далерны проекттан куганнар. Әлеге вакытта аны суд приставлары эзли. Аның Уфадагы улына 500 мең сум алименты түләнмәгән.

 фотоvk.com

https://kiziltan.ru/obchestvo/19333-ufa-adme-ike-balasyn-tashlap-dom-2-proektyna-bargan.html

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса