Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тырышкан табар, ташка кадак кагар...

Олы Кульга авылында уңган, булган гаиләләр бик күп. Күбесе үз эшләрен ачып, матур уңышларга ирешеп яшиләр. Шуларның берсе Илнар Кабиров.

Без килгәндә бу яшь фермер хуҗалыгында эшләрен төгәлләп иртәнге чәйгә кайткан иде. Ул күрше Дон Урай авылында гади хезмәт кешеләре гаиләсендә туып үскән. Әтисе Исрафил тракторчы, әнисе Әлфинур бер дигән сыер савучы буларак хуҗалыкның тоткасына әйләнгәннәр. Гаиләдә кече яшьтән әти-әнисенә булышып үскән малай мәктәптә 5 нче сыйныфны тәмамлагач та комбайнчы ярдәмчесе булып йөри. Булдыклылар бала чагыннан билгеле, дип хак әйтәләр. Ул да комбайнда ашлык суктырып  район күләмендә икенче урынны яулый. Менә шушы тәүге җиңүен күреп һәм авыл кешесе турында кайгыртып, борчылып яшәгән җитәкчеләре Шамил Гаязовның киңәшен тотып ул укуын район агротехник көллиятендә дәвам иттерә. Егет өч ел белем алып анда  киләчәге өчен төпле һөнәр үзләштерә. Укуын тәмамлагач үзен хәрби хезмәткә чакыралар. Кечкенәдән эшләп үскән егет анда да сынатмый.

Күпмедер вакыттан соң аны стройдан чакырып чыгарып отпуска бирү турында командир фәрманын җиткерәләр. Солдат хезмәтендә туган якка ялга кайтудан да зуррак  бүләк була аламы? 
Ялга кайтканда Казан шәһәре автовокзалында Балык Бистәсе автобусына кереп утыргач Масловка авылына әти-әнисе янына кунакка кайтучы студент кыз Ләйсән белән очраша. 
Хезмәтен төгәлләп кайткач алар гөрләтеп туй ясап бергә яши башлыйлар. Инде менә 28 ел тигез, матур гомер кичерәләр. Үзенең шәхси хуҗалыгында 15 әр баш терлек, савым сыерлары асрап көн күргән егет киләчәктә  үз эшен киңәйтергә карар кыла. Тырышлыгы, әти-әнисе ярдәме белән авыл янәшәсендәге болында, үзенең фермерлык хуҗалыгын ачып җибәрә. Терлекчелек бинасы торгыза, маллар өчен металлдан утар төзи.  Бүген анда  кырыктан артык ат һәм утызга якын терлек асрый.

Маллар өчен азыкны алдан рәсмиләштергән 30 гектарлы кырында әзерләгән. Аңа быел 18 яше тулган улы Инсаф зур ярдәм күрсәткән. Утарларына 400 рулон печән кайтарып өйгәннәр. Икенче кат чабыласы участогыннан да шул күләмдә азык чыгарга тиеш, дип өметләнә  фермер...
Ләйсән укуын тәмамлап кайтканнан бирле авылның балалар бакчасында хезмәт куя. Алар авылда күпләрне сокландырып матур, күркәм гаиләләрендә ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Казан шәһәрендә яши, үз күңеленә охшаган хезмәтен уңышлы  дәвам иттерә. 
Без бу тырыш гаиләгә эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.  

 

Идрис Амитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса