«Тиздән Татарстанны кар басачак»
Россиянең үзәк өлешенә, шул исәптән Идел буена һәм Татарстанга, ноябрьдә үк бураннар киләчәк.
«Фобос» һава торышы үзәге белгече Евгений Тишковец «РИА Новости»га сөйләгәнчә, илнең иң көньяк төбәкләрендә генә көз булып кала. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
«Ноябрь башында Үзәк Россияне, шул исәптән Югары һәм Урта Идел буен кар басачак. Шәһәрләрдә «автомобиль кышы» башлана», – дип язган Евгений Тишковец телеграм-каналына. Бураннар төбәкләрдә инде киләсе ялларда ук көтелә.
Татарстан Гидрометеорология үзәге белешмәсе буенча, 28 октябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, яңгыр һәм юеш кар явачак.
Төнлә температура -3..+2 градус, көндез +1..+6 градус була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа