Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Театр уңышы – тамашачы хозурында

Театр - ул тылсым дөньясы! Халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята!

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында Равил Шәрәфиев исемендәге V нче  районкүләм театр коллективлары фестиваленең йомгаклау туры булып узды.
Ике ай дәвамында Балык Бистәсе авыллары сәхнәләрендә үзешчән театр коллективлары әзерләгән спектакльләр тамашачыларга тәкъдим ителде. 
Фестивальдә 12 мәдәният йорты һәм клубы катнашты. Һәм  әлеге театр коллективлары арасыннан мәртәбәле жюри Гран-при, 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗә лауреатларына лаеклыларны ачыклады.
Фестивальнең йомгаклау турына Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, якташыбыз Равил ага Шәрәфиев кайтты. Театр коллективларын уңышлары белән котлап бүләкләү тантанасы район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина белән башкарылды.
III нче дәрәҗә Лауреат Дипломы  һәм  җиңүче кубогы Масловка авыл мәдәният йорты “Нур” театр коллективына  (җитәкчесе Инсия Ишмөхәммәтова) һәм Олы Елга авыл мәдәният йорты “Яшьлек” театр сөючеләр клубына (җитәкчесе Алсу Әльмиева) тапшырылды.
II нче дәрәҗә Лауреат Дипломына һәм җиңүче кубогына Корноухово авыл мәдәният йорты «Сәйлән» театр сөючеләр клубы (җитәкчесе Гүзәл Хәбибуллина) ия булды.
I нче дәрәҗә Лауреат Дипломы һәм җиңүче кубогы белән Трой-Урай авыл мәдәният йорты «Арлекино» театр сөючеләр клубы (җитәкчесе Римма Царёва) һәм Рус Әшнәге авыл мәдәният йорты (җитәкчесе Светлана Ардаширова) бүләкләнде.
Ә инде фестивальнең төп җиңүчесе, Гран-при Дипломы иясе итеп Күгәрчен һәм Тәберде Чаллысы  авыл мәдәният йортлары, Түбән Тегермәнлек авыл клубы (җитәкчеләре – Гөлфирә Кәлиева, Юлия Вәлиева һәм Рәшидә Мөбәрәкшина) танылды. Фестивальнең нигезләмәсе буенча Гран-при алган театр коллективы үзенең иҗат җимешен - Аяз Гыйләҗевның «Без унике кыз идек» спектаклен бу көнне янәдән тамашачы хозурына тәкъдим итте.
Районыбызда үткәрелә торган Равил Шәрәфиев исемендәге театр фестивале киләчәктә дә дәвам итәчәк. Без әле авылларда яңадан-яңа талантларны күрербез, тамашачыны матур спектакльләр белән сөендерербез, дип ышанабыз.

Илназ Шакиров,
Балык Бистәсе халык театры режиссеры.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев