Таулар авылына “Каз өмәсе” бәйрәме узды
Календарьда - кыш ае, ә урамда көз кебек, дип йөри торгач, кар-буранлы чын кыш та ишек какты. Җиһанга аклык сибелгән бер көндә без, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина җитәкчелегендә, Таулар авылына “Каз өмәсе” бәйрәменә юл алдык.
Таулар авылының төзекләндерелеп, яңа сулыш бөркелгән мәдәният йорты безне гармун моңнары белән каршы алды. Татар халкының милли киемнәрендәге егет-кызларны күргәч үк күңелдә соклану катыш очкын кабынды: афәрин, районыбыз мәдәният хезмәткәрләре кайда гына булсалар да, нинди чара уздырсалар да сыната торганнардан түгелләр. Әнә татарның асыл гармунчы егетләре Күгәрченнән Васыйл Мөбәрәкшин, Таулар авылыннан Газинур Җәләлов, Югары Тегермәнлектән Илнар Гәрәев кулында сайраган гармун моңнары диварларга сыешмыйча урамнарга сибелде. Аларга кушылып җырлаган, ут уйнатып биеткән кызларыбызга карап күзләр туймады.
Мәдәният йортының фойесыннан ук башланган шушы күренешләр кышкы салкыннан күшеккән җаннарга да җылы өрде.
Тамаша залына үткәч мондагы матурлыкка таң калдык. Сәхнәгә куелган чигүле пар мендәрләр, каз каурыен сыдырып, үреп ясалган май канатлары – чарага үзенчәлекле милли төс өстәгән. Әлеге матурлык кичә башыннан ахырынача күз уңыннан югалмады.
Каз өмәсенең мөһим өлеше - каз мамыгын йолкыганда да куллары кулга йокмады кызларның. Берәүләр җиңел генә йолкынсын өчен үтүк белән казны парлап тора, икенчеләр каз канатын сыдыра. Һәрбер эштә тәҗрибәле булу кирәк. Артык ашыгу-кабалану бар эшеңне юкка чыгарырга мөмкин. Мамык тирә-юньгә очмасын өчен махсус савытларга тутырылып барыла. Куллары эшләсә, телләреннән шаян сүзләр төшми өмәчеләрнең, яшьлектәге кызык хәлләрне сөйләп көлешәләр дә, җырлый-җырлый эшлиләр дә алар. Шул ук вакытта казларның киләсе елда да күп булуын ишарәләп теләкләрен дә җиткерәләр.
Өмә ахырында гармунчы егетләрнең аулак өйгә килүләре, каршы-каршы такмак әйтүләр, күмәк җыр-биюләр бәйрәм киченең искиткеч матур ял өлешенә әйләнде. Бию көйләре кул-аякларга көч өстәде, йөрәкләргә ял биреп дәртләндерде. Әнә шулай балачактан килгән, күңелне җылытып торган каз өмәсен сәнгати югарылыкта, зәвыклы итеп күрсәтә белде мәдәният хезмәткәрләре. Үз һөнәрләренә гашыйк, аңа җаны-тәне белән бирелгән Юлия Вәлиева, Алия Шәрәфиева, Лилия Ризаева, Гөлфирә Кәлиева, Лилия Кәримуллина, Гөлгенә Гәрәева, Минзәлия Галәветдинова, Дания Афзалова, Энҗе Фәхретдинованың таланты да, осталыгы да иде бу. Каз өмәсенә килгән кунак егет Ильмир Гайнетдиновның җырлавы да һәркем күңеленә хуш килде бу кичәдә.
Ахырда район мәдәният бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина, авыл җирлеге башлыгы Валерий Федоров, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Рузилә Фәрзекаева ихлас теләкләрен җиткерделәр, чарада катнашучыларга Рәхмәт хаты тапшырылды. Туган телебезне саклап, элеккедән килгән гореф-гадәт, йолаларны киләчәк буыннарга җиткерүдә гаять зур эш башкарган мәдәният хезмәткәрләре эшенә лаеклы бәя иде бу.
“Авылларда каз өмәсе гөрли,
Юл буена канат сипкәннәр.
Канат өсләренә баса-баса
Кызлар каз юарга киткәннәр...”
Җыр моңында тирбәлеп кайтыр юлга чыктык. Күңелләрдә балачактан килгән хатирәләр өеме, каз өмәсенең бүгенге матур күренешләре калыкты. Аның кайтавазы әле еллардан-елларга, йөрәкләрдән-йөрәкләргә күчәр.
Фарваз Какюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia