Татарстанлыларны көчле җил булуы хакында кисәттәләр
Республика территориясендә 24 февральгә каршы төндә һәм көн дәвамында җилнең көчәюе фаразлана.
Синоптиклар әйтүенчә, кайбер урыннарда тизлек секундына 15-18 метрга җитәргә мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булырга киңәш итә. Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia