Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда студентлар форумы булачак

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров хәбәр иткәнчә, форумда дөньяның төрле илләреннән меңгә якын студент катнашачак

Яр Чаллыда «Следопыт» лагере территориясендә 6 августтан 22 августка кадәр «Лига форум» XII студентлар мәгариф форумы узачак. Ул бишәр көнлек өч сменаны үз эченә ала. 

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыров хәбәр иткәнчә, форумда дөньяның төрле илләреннән меңгә якын студент катнашачак.

— Форумда лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлдерелгән махсус белем бирү программалары булачак, — дип ассызыклады Азат Кадыйров. — Без проектта катнашучыларның барысын да яшьләр сәясәте өчен актив итеп күрәбез.

ТР Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов хәбәр иткәнчә, беренче смена 6-10 август көннәрендә, икенчесе 12-16 август көннәрендә, өченчесе 18-22 август көннәрендә узачак. Соңгы сменага 44 илдән студентлар киләчәк, алар арасында Вьетнам, Эфиопия, Яңа Зеландия, Индонезия, Шри-Ланка да бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса