Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Каршы як полоса»профилактик чарасы узачак

5 марттан 18 мартка кадәр Татарстанда «Каршы як полоса» дип аталган профилактик чара узачак.

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле каршы як полосага чыгу аркасында 45 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге аварияләрдә 21 кеше һәлак булган, 75 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

Белгечләр ассызыклаганча, бу саннар — гади статистика гына түгел. Аларның һәркайсы кеше фаҗигасен, кире кайтарып булмаслык югалтуны яки авыр җәрәхәтләрне аңлата.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә кагыйдәне кабат бозган очракта, йөртүче 1 елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлда аеруча сак булырга чакыра.

Юл шартларын һәм һава торышын исәпкә алу, хәвефле маневрлардан баш тарту — аварияләрне киметүнең төп шарты.

Белгечләр искәртә: берничә минут вакыт оту теләге беркайчан да кеше гомере бәясенә торырга тиеш түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса