Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда эшләү дәверендә «ГЛОНАСС+112» 27 миллионнан артык чакыру кабул иткән

Татарстанда Дәүләт мәгълүмат системасы эшләтеп җибәрелгәннән бирле 27 миллионнан артык мөрәҗәгатьне эшкәрткән.

Татарстанда «ГЛОНАСС+112» Дәүләт мәгълүмат системасы эшләтеп җибәрелгәннән бирле 27 миллионнан артык мөрәҗәгатьне эшкәртте, дип хәбәр итте республиканың цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте.

Шуның 19,4 миллионы янгын сүндерү хезмәтенә, полициягә, ашыгыч ярдәмгә һәм авария хәлендәге газ хезмәтенә тапшырылган.

Агымдагы елның беренче кварталында система операторлары тәүлегенә уртача 6,9 мең чакыру кабул иткән. Татарстан «Система-112» не даими файдалануга тапшырган Россиянең беренче төбәге булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса