Татарстанда боз явырга мөмкин
8 июньгә каршы төндә һәм иртән Татарстанда һәм Казанда томан көтелә.
Көндез – яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр җитә. Синоптиклар урыны белән боз явуын фаразлый.
Һава торышы начар булу сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика һәм башкала халкын реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр линияләре астында качмаска чакыра.
«Балаларны караучысыз калдырмагыз. Өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Игътибарлы һәм сак булыгыз! Ашыгыч хезмәтләр телефоны 112», - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia