Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда банктан 70 млн сумнан артык акча урлаганнар

«Аеруча зур күләмдә урлау» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган.

 «Кама коммерция банкы»ның ике ячейкасыннан билгесез затлар 70 млн сумнан артык акча урлаган. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Агентлыкка билгеле булганча, урлау төрле вакытта төрле кешеләргә карый торган төрле банк ячейкаларыннан булган. Гомумән алганда, җинаятьчеләр табышы 70 млн сумнан артык тәшкил итә.

 

«Татар-информ» агентлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтенә сорау белән мөрәҗәгать итте. «Казан шәһәренең саклык учреждениеләренең берсендә акча урлау факты буенча тикшерү органнары тарафыннан «Аеруча зур күләмдә урлау» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылды. Оператив-эзләү чаралары үткәрелә», – дип сөйләделәр идарәнең матбугат хезмәтендә.

 

Фото:  mashinapro.ru

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса