Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин район үзәк хастаханәсе эшчәнлегенә тирән анализ ясады
Кеше тормышы өчен иң әһәмиятлесе сәламәтлек. Күп нәрсә бүген безнең аңа мөнәсәбәтебезгә бәйле.
– Без еш кына үз сәламәтлегебез хакында кайгыртуны икенче планга калдырып киләбез. Үз вакытында табибка мөрәҗәгать итү һәм соңармыйча диспансерлык тикшеренүләре узуның күпләр вакытында катлаулы авыруларны ачыклап, аны дәваларга мөмкин булуын аңлап җиткермиләр. Югыйсә, бүгенгесе көнне районыбызда бер генә киңәшмә дә сәламәтлек саклауны читләтеп үтми. Кеше саулыгы һәрвакыт үзәктә булды һәм шулай булып кала да. Моңа мисал итеп элеккеге елларда исәпле генә фельдшерлык пунктлары сафка бастырылса, быел ул дүртәү төзелеп килә, - дип башлады үз чыгышын район башлыгы Радик Ислямов, мәдәният йортында Татарстан Сәламәтлек саклау министры белән авыл җирлекләре җитәкчеләре һәм район медицина хезмәткәрләре, ветараннар советы вәкилләре белән булган очрашуда. Үзенең кереш сүзендә министр кеше сәламәтлеген саклауда алда торган бурычлар, үлем-китемнәрне кыскарту, гомер озынлыгын арттыру белән бәйле мәсьәләләргә киң тукталды. – Болар бар да профилак
тик чараларның үз вакытында үткәрелүенә, сыйфатлы медицина хезмәтенә, әлбәттә инде, диспансерлык тикшерүләрне соңармыйча үткәрүләргә бәйле, – диде ул
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа