Тарих белән чынбарлыкны саклау юнәлешендә
Балык Бистәсе архив бүлеге үткәнгә дә, бер үк вакытта хәзерге вакытка да юнәлтелгән структура булып тора.
Биредә элекке гасырлардан килгән документлар саклана, шул ук вакытта пенсиягә чыгу, милек һәм җир пайларын рәсмиләштерү мәсьәләләрен хәл итәр өчен дә архив кирәк.
Архив эшенең хәзерге төп бурычы булып цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү һәм кәгазь чыганакларның (документлар) элеккечә архив эшенең нигезе булып калуы турында Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Илгиз Садыйков сөйләде.
- Архивның төп эшчәнлеге нәрсәдә, аның элекке кәгазьләрне саклау белән генә шөгыльләнү дип уйлау дөресме?
- Стереотипларга карамастан, архив эшчәнлеге иске документларны саклау гына түгел әле ул. Аларның эшчәнлеге бик күп төрле. Архив эше халыкка пенсиягә чыгу өчен дә кирәк. Без булган документларны күтәрәбез, архив белешмәләре төзибез, бу язулар кешеләрнең стажын һәм хезмәт хакын, алардан чыгып, булачак пенсия күләме исәпләнә. Моннан тыш, без җир пайларын һәм гражданнарның мөлкәтен рәсмиләштерүдә ярдәм итәбез.
Бүгенге көндә районыбызның 85 оешмасы безнең белән эшлиләр, алар үзләренең документларын даими саклау өчен архив эшенең барлык кагыйдәләре буенча тапшырдылар. Без районның тарихи хәтерен сакларга ярдәм итүче фотодокументлар, кәгазь һәм электрон, видеодокументлар, фонодокументлар коллекциясен җыябыз. Шулай ук районыбыз үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең архивлары төзелә.
- Күрәм сездә компьютерларда бар, ә кәгазь барыбер күбәя. Нигә?
Барысын да сканерларга һәм алардан арынырга мөмкин түгелме ?
- Безнең архивта документларны цифрга күчерү күптән түгел генә башланды, махсус сканерны 2026 ел башында гына грант буларак алдык. Шуңа күрә цифрлаштырылган документлар проценты алай ук югары дип әйтеп булмый. Әмма минемчә, цифрлаштыру үткәрелсә дә, кәгазь документлар - архивның үзгәрешсез өлешләре. Безнең архивта хәтта 100 ел элек булган документлар, шулай ук тарихи хәтер һәм кыйммәткә ия булган аеруча кирәкле язулар бихисап.
- Сез ничек уйлыйсыз, хәзерге яшьләр өчен архив эшчәнлеге кызыкмы?
- Минемчә, яшь буын архив эшчәнлеге белән танышырга тиеш, шуңа күрә безнең районда яшь архивист мәктәбе эшли. Аның кысаларында архив эше буенча дәресләр үткәрелә. Моннан тыш, районыбыз укучылары «Минем шәҗәрә»республика конкурсында да актив катнашалар.
- Эшегездә барыннан да бигрәк нәрсә ошый?
Тарихчы буларак, миңа районыбыз тарихы буенча яңа белемнәр ача торган иске документларны өйрәнү кызык.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәне Диләрә Садыйкова үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia