Сыер хуҗабикәсен таптап сөзеп үтергән
Кызганычка, әбине табиблар коткара алмый
Башкортстанның Әбҗәлил районында 74 яшьлек әбине сыеры сөзеп үтергән. Бу турыда «Әбҗәлил» сайты хәбәр итте.
Селивановка авылында яшәүче хатынның сыеры бозаулый. Хуҗабикә сарайга чыга, сыерын сава. Аннары чыгып китмәкче була, тик сыер арттан килеп, хуҗабикәне сөзеп ега. Әби егыла, ләкин сыер тынычланмый – ул хуҗасын таптый-таптый сөзә.
Әлеге коточкыч хәлне хуҗабикәнең улы күреп ала, ул «ашыгыч ярдәм» чакыра. Кызганычка, әбине табиблар коткара алмый, ул үлә, диелә хәбәрдә.
Тулырак: https://agryz-rt.ru/news/mhrriyat/bozaulagan-syer-xuabikasen-taptyi-taptyi-sozep-utergan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа