Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Светлана Назарова: «Бадминтон — дөньяда иң популяр спорт төрләренең берсе!»

«Гагарин һәм Титов кебек бадминтон уйнарга әзер!»

Халыкара оешмалар мәгълүматы буенча, бөтендөнья буйлап 220 миллионга якын кеше бадминтон уйный.
Бадминтонның тамырлары Һиндстан һәм Кытай территориясендә уйналган борынгы уеннарда. Бадминтонның хәзерге версиясе XIX гасырда Британиядә формалаша башлый һәм тиз арада популярлык яулый. Бүген бу олимпия спорт төре генә түгел, ә бөтен дөнья буйлап миллионлаган кеше өчен яраткан күңел ачу чарасы да.
Ә сез бадминтонның космонавтлар әзерләү программасына керүен белә идегезме? Бу традицияне Сергей Королев 1960 нчы елларда ук башлаган һәм бүген ул Космонавтлар арасында иң яраткан спорт төрләренең берсе. Космос белән бадминтонны берләштергән гыйбарә бар: «Гагарин белән Титов кебек бадминтон уйнарга әзер!»
Бадминтон координацияне, реакцияне, карар кабул итү тизлеген, чыдамлылыкны бик яхшы үстерә һәм бу киләчәктә космосны яулап алучылар өчен мөһим.
Бадминтон - волан һәм ракетка белән мавыктыргыч уен гына түгел, ә физик форманы саклап калуның һәм сәламәтлекне ныгытуның нәтиҗәле ысулы да. Бадминтонның күрү сәләтенә уңай йогынты ясавы турында без барыбыз да беләбез. Даими рәвештә бадминтон белән шөгыльләнү, физиологик һәм психологик аспектларга кагылып, кеше организмына комплекслы уңай йогынты ясый.
   Барыннан да элек, бадминтон - бик яхшы кардиотренировка. Интенсив хәрәкәтләр йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытуга ярдәм итә. Бадминтонның терәк-хәрәкәт аппаратына уңай йогынтысын да онытмаска кирәк. Уен кул, аяк, арка һәм пресса мускулларын ныгытуга ярдәм итә.  Бу гамәлләр нерв системасын күнектерә, реакция тизлеген яхшырта һәм игътибар концентрациясен арттыра. Ниһаять, бу стрессны бетерү һәм эмоциональ халәтне яхшырту өчен бик яхшы ысул. Саф һавада яки спорт залында актив уйнау тискәре хис-кичерешләрдән котылырга ярдәм итә, кәефне күтәрә һәм йокыны яхшырта. Шулай итеп, бадминтон - спорт кына түгел, ә үзеңне яхшы хис итеп, озын гомерле булуга керткән өлеш тә ул.

Минем хобби минем һөнәрем булды
Безнең гаилә җиде ел инде бадминтон белән мавыга. Шул вакыт эчендә без, төрле дәрәҗәдәге ярышларда Балык Бистәсе районыннан чыгыш ясап, республика һәм бөтенроссия ярышларында берничә тапкыр призер булдык. Мин үзем һәвәскәрләр арасында бадминтон буенча республика һәм бөтенроссия ярышларында күп тапкырлар призер. Олы улым Константин-район ярышларында күп тапкырлар призер һәм җиңүче, ә кызым Виктория - парлы разрядта бадминтон буенча өч тапкыр Россия вице-чемпионы һәм ялгыз разрядта Татарстан Республикасының күп тапкырлар призеры булды.
Виктория белән Константин район спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.
Без бөтен гаиләбез белән һәвәскәрләр өчен тренировкаларга йөрдек. Нәкъ менә кичке тренировкаларда мин бадминтонның барыбыз өчен дә җитди мавыгу булуын аңладым. Мин кызымның спорт потенциалын күрдем һәм Викторияне бадминтонга бирергә булдым. Ләкин ул вакытта мин тренерлык эшчәнлеген алып бармаганга күрә, аның белән 4 яшьтән шөгыльләндем, ә 6 яшькә җиткәч спорт мәктәбенә бирдем. Тренер белән төп күнегүләрдән соң без балалар белән кичләрен өстәмә шөгыльләндек. Шулай итеп, минем хобби минем һөнәрем булды. Хәзер мин тренер буларак башлангыч мәктәп яшендәге балаларны өйрәтәм, әмма үз балаларым белән дә элеккечә спорт залына йөрибез. 
Бадминтон минем өчен яраткан спорт төре генә түгел, ул яшәү рәвеше дә
Мин бадминтонны шулкадәр яратам ки, аның файдасы турында сәгатьләр буе сөйли алам. Бадминтон турында рәхәтләнеп сөйләгәнемне тыңлаган кешеләрдә әлеге спорт төре белән шөгыльләнү теләге уяна. Шулай итеп, миндә «Балык Бистәсе бадминтон сөючеләр» мәнфәгатьләре буенча клуб булдыру идеясе туды. Әлеге клубта теләгән һәркем катнаша, шулай ук бадминтон уйнарга өйрәнә ала.
Барлык теләүчеләрне «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залына, кичке тренировкаларга чакырам.
Сездән таләп ителгән бар нәрсә - спорт формасы һәм вакытны сәламәтлек өчен файдалы итеп дустанә атмосферада уздыру теләге. Бадминтон күңелне яхшы кәеф белән тулыландыра, энергия бирә. Әлеге спорт төрен яратмау мөмкин түгел.

Светлана Назарова,
Ф. Г. Вәлиев исемендәге республика олимпия резервы спорт мәктәбенең бадминтон буенча тренер-укытучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса