Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыш хатирәләрен яңарту.

Тиздән фашист Германиясен Җиңү көненә 79 ел була, илебез өчен ул бик кыйммәткә төшә. 700 меңгә якын якташыбыз сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, кызганыч сугыш кырларыннан һәр икенче солдат туган җирләренә әйләнеп кайта алмый. Хәтернең үз кануннары бар, аның авырлыгын бер кеше дә үлчәмәгән һәм үлчи дә алмас. „Солдат истәлеге” ул һәркемнең үзенеке, чөнки бер солдатның сугышта кичергәннәрен, икенче солдат кабатламый.

 

     Сугыш афәте безнең нәселебезгә дә кагылмыйча калмаган.

   Вәлиуллин Хәйдарша Валиулла улы 1926 елның Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында дөньяга килә.

   1942 елның декабрендә Бөек Ватан сугышына китә, аңа 16 яшь була. 16 яшь хәзерге вакыттагы егетләрне чагыштырам да уйга калам...

   10 класс укучысы үлем белән күзгә-күз караша, чит җирләрдә әсир төшә я булмаса һәлак була. Уйласаң чәчләр үрә торырлык. Ләкин бабама уңыш елмая, күрәмсең борынгылар әйтмешли „күлмәк белән тугандыр”.

   3 ел сугыш газапларын күреп, яраланып госпитольдә авыр операция кичерә. Терелгәннән соң янадан фронтка китә. Җиңүне полкташлары белән бергә каршылый һәм Совет Армиясендә хезмәт итүен дәвам итә. Бары тик 7 елдан соң — 1949 елда гына исән-имин туган авылына әйләнеп кайта һәм төп нигездә яшәргә кала. Хезмәт юлын колхозда склад мөдире булып башлый, аннары җаваплырак урынга, бригадир итеп куялар. Озак еллар дәвамында партоешма секретаре булып эшли һәм пенсия яшенә җиткәнче авыл советы председателе булып эшли. Нинди генә җаваплы эшкә алынса да намус белән башкара, хөкүмәтебезнең орден-медальләре белән бүләкләнә. Эш белән беррәттән гаилә тормышында да үрнәк итеп яшиләр. Тормыш иптәше Разыя белән 4 кыз, 2 ул үстерәләр. Утлар-сулар кичкән, тыныч тормышта үзенең зур көчен керткән Хәйдарша бабай 2002 елда 76 яшендә вафат була.

   Хәйдарша бабайның бер малае һәм бер кызы исән-сау, Бирдебәк авылының почетлы, олы исемгә Лаек булып гомер итәләр.

   Ерак бабамның абыйсы Давлетшин Йосыф 1942 елның октябрендә фронтка китә, аңа ул вакытта нибары 18 яшь була.  Бабамның абыйсы Калинин фронтының 375 нче укчы дивизиясендә, Ржев шәһәре астында сугыша. Аларны көннәр буе дошман артиллериясе, минометлары ут яңгыры астында тота. Сугыш кырында ышыкланыр урын да юк, ач-ялангач, өстәге юеш киемнәрне әйтәсе дә юк, ә менә кичкә таба сугыш кыры бераз тына һәм блиндажга җыелу мөмкинчелеге туа.

   Сугышның алгы сызыгы - үлем якында гына, үлем сулышы сиңа сулаган кебек.

   Кызганыч ерак бабамның абыйсы сугыштан әйләнеп кайта алмый, өйләнергә, балалар үстерергә дә, оныклар сөяргә дә насыйп булмый аңа.  Гаиләгә никадәр хәсрәт, күз яшьләре алып килүен бары тик үз башына төшкән ана гына кичерә аладыр.

   9 май якынлашу белән аларның хәтирәләре яңара, моңсуланып калалар, әти-әниләре рухына һәм коточкыч сугышның башка кабатланмасын өчен, Украина белән Россия арасында бәхәснең уңай чишелүен теләп дога кылалар.

 

Илүзә Зәйнуллина,

Балыклы Чүкәй урта гомуми белем мәктәбенең

5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев