Спорт балаларга тәкъдим ителә торган иң яхшы чара
Балалар балачактан ук спорт белән шөгыльләнсә, аларның иммунитетлары нык, гәүдәләре дөрес формалашкан, фикерләре ачык була. Ата-аналар үз улларын һәм кызларын төрле спорт секцияләренә шундый ният һәм омтылыш белән алып киләләр.
Бу көннәрдә безнең районда Казанда бокс клубынына йөрүче балалар ял итте. Әти-әниләре аларга Балык Бистәсенә бер атналык сәяхәт бүләк иттеләр.
Балалар Агротехник техникумның тулай торагында яшәделәр, «Слобода» кафесында тукландылар. Аларның көннәре минутына диярлек бүленгән. Сәгать алтыда торып, «Яшьлек» стадионына килеп күнегүләр ясадылар, иртәнге кросс вакытында 10 әйләнеш биреп, яңа бокс алымнарына өйрәнделәр.
Икенче төр күнегүләре агротехникумның спорт залында узды. Ял итеп алганнан соң алар спортның футбол, баскетбол, теннис кебек төрләре белән шөгыльләнделәр.
Малайларны яшь профессиональ спортчы, 2014 елда кикбоксинг буенча дөнья чемпионы исемен яулаган Азамат Тайкешев өйрәтә.
- Ничек тренер булып киттегез? - дип кызыксынам.
- Тренерлык тәҗрибәм команда составында шөгыльләнгәндә үк туплана башлады, тренерга турнирларга, ярышларга баруны оештыруда ярдәм итә идем. Аннары үземнең өч команданы тупладым. Бирегә балалар төркеме белән килдем, - дип сөйли башлады ул.
- Малайлар боксны яраталармы?
- Бокс тормышны яхшы чагылдыра. Без барыбыз да авырлыклар, проблемалар белән очрашабыз, кемдер аларны җиңә, кемңеңдер күңеле төшә һәм зарарлы гадәтләрдә «чыгу юлын» эзли. Тренерларның бурычы-илебез файдасына хезмәт итәчәк лаеклы көчле буынны формалаштыру.
Спорт - балаларга тәкъдим ителә торган иң яхшы чара дип саныйм. Аларның сәламәтлекләренә зыян китерә торган эш белән шөгыльләнү өчен буш вакытлары калмый, шул исәптән интернетта артык мәгълүмат алу өчен дә.
Физкультура белән шөгыльләнгән балалар көчлерәк була. Иң мөһиме, алар сәламәт булып курку хисен җиңә белсеннәр дип тырышабыз һәм шул юнәлештә эшлибез. Мондый спорт лагерьлары коллективны берләштерә, баланы мөстәкыйльлеккә, җаваплылыкка өйрәтә. Әгәр дә ул ниндидер хата эшләсә, үз гамәлләре өчен җавап бирергә өйрәнә. Хәзер балалар ата-аналарының көчле йогынтысы астында, аларны әлеге теплица шартларыннан әкренләп чыгарырга кирәк.
Мөстәкйльлеккә кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Кайвакыт әти-әниләр балаларын секциягә йөртә башлыйлар да, аннары алар сүзенә карап алып китәләр. Әти-әниләрнең бурычы-үзләре үрнәк булу. Кайвакыт теге яки бу спорт төре кемгәдер туры килми. Баладан нәрсә яратканын сорарга кирәк һәм ул үзенә ошаганны сайлап алсын. Әгәр аңа бернәрсә дә ошамый һәм ул өйдә генә булырга, телефонда, компьютерда уйнарга тели икән, аны һичшиксез спорт залына җибәрергә кирәк, һәм бу яктан сайлау мөмкинлеге калдырырга ярамый, - дип уртаклашты үзенең тренерлык тәҗрибәсе белән Азамат Тайкешев.
Без балалар белән дә сөйләшеп алдык. Мәсәлән, Мәлик Җиһаншин клубта бер ел шөгыльләнә.
- Абый мине озак вакыт бокс белән шөгыльләнергә үгетләде. Мин ризалашмыйча йөрдем. Клубта шөгыльләнеп үземне физик яктан да, психологик яктан да көчлерәк итеп тоя башладым, - ди ул.
Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев