Слива нәрсәләргә файдалы?
Тиздән бакчаларда булган барлык җиләк җимешләрдә өлгереп бетәчәк. Карбыз, кавын, слива… Һәркайсы үзенчә файдалы.
Мисал өчен, кош йомыркасыдай озынча түгәрәк, карасу-зәңгәр төстәге сливаны гына алыйк.
Тарихи мәгълүматлардан чыгып караганда, слива күгән белән алычаның табигый кушылуы нигезендә барлыкка килгән җимеш. Борынгы Римда сливаның унбер төре билгеле булган. Бу җимешнең шифалау сыйфаты турында: “Слива чистарту, йомшарту сыйфатларына ия” дип язылган. Дөрес, башка җиләк-җимеш белән чагыштырганда слива витаминнар чемпионы түгел. Тик шулай да күп кенә авыруларны дәвалауда менә дигән табигый ысул булып санала. Мәсәлән…
* Эчәкләрне чистарту өчен иртән ач карынга 300 г чи слива яисә 100 г караҗимешне бер стакан салкын су белән эчәргә киңәш ителә. Бу процесста слива йомшагындагы пектин матдәләр төп рольне уйный. Алар эчәкләргә йомшак дезинфекцияләү йогынтысы ясый.
* Сливада аппетитны ачучы һәм шул нигездә ашказаны эшчәнлеген яхшыртучы матдәләр бар.
* Йөрәк авыруларыннан һәм гипертониядән көн саен 100-150 г слива яки 50-75 г караҗимеш ашарга мөмкин. Сливаны шундый ук күләмдә ревматизм, подагра, бөер авырту, туберкулез, сидек куыгындагы таш, үпкә ялкынсынуы кебек сырхаулардан да ашарга киңәш ителә.
*Арыганлыктан, хәлсезлектән 100 г төшеннән арындырылган кипкән җиләк-җимешне (караҗимеш, йөзем, күрәгә, инжир) иттарткычтан чыгарыгыз. Шуңа вакланган унике әстерхан чикләвеге һәм бер стакан бал кушып болгатыгыз. Барлыкка килгән катнашманы иртә-кич 2 аш кашыгы күләмендә бер стакан гөлҗимеш төнәтмәсе белән эчегез.
Без биргән киңәшләрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшеп алыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia