Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сергей Кравцов: «Бүген сез мәктәп белән хушлашасыз һәм тормышыгызның яңа битен ачасыз»

Мәктәпне тәмамлау - кеше тормышындагы төп вакыйгаларның берсе.

 Тауга менгән кешегә аның югары ноктасы ерак һәм ирешә алмаслык кебек тоела, ә бөтен көчен туплап менеп җиткәч  бик шатлана. Бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары да унбер ел дәвамында белем диңгезендә йөзделәр,  яхшы билгеләр алып, үзләрен төрле юнәлешләрдә  үстереп укытучыларын, ата-аналарын сөендерделәр, тормыш тәҗрибәсе тупладылар. Һәм менә мәктәп белән хушлашырга вакыт та җитте.  
Район мәдәният йортының шарлар белән бизәлгән сәхнәсенә музыка астында 2024 елда район мәктәпләрен тәмамлаучылар парлап күтәреләләр. Зал аларны көчле алкышлар белән каршылый. Егетләр кичке матур күлмәкләрен кигән кызларны озата баралар, аларга роза чәчәкләре бүләк итәләр һәм алар бергә вальс әйләнә башлыйлар. Бу - онытылмас чыгарылыш вальсы! Сөйкемле кызлар һәм егетләр хәрәкәтендә күпме гүзәллек  һәм нәфислек. Гүзәл яшьлек өмет һәм хыяллар вакыты.
Чыгарылыш балының тантаналы өлеше Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланды. Чыгарылыш укучыларын илебезнең мәгариф министры Сергей Кравцов котлады. «Бүген сез мәктәп белән хушлашасыз һәм тормышыгызның яңа битен ачасыз. Сезнең алда барлык юллар да ачык. Сезнең һәрберегезнең барысы да уңышлы булыр дип ышанам», - диде ул.
Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков үзенең котлау чыгышында кайбер фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренең республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булуын шатланып әйтте.  Әйтик, 1 нче гимназия укучысы Камилә Шиһапова рус теле һәм әдәбияты буенча 100 балл җыйган.
Биектау мәктәбеннән Латыйфа Бакированың да баллары югары. Рус теле буенча 97 балл, химия буенча -91  һәм профильле математика буенча - 90 балл җыйган ул. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе мәктәп директорларына, укытучыларга, методистларга, 2024 елда йомгаклау аттестациясен оештырган һәркемгә, шулай ук ата-аналарга шундый сәләтле һәм яхшы балалар өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм ата-аналарны район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова котлады.  Ул уку алдынгыларына «Укуда аерым уңышлары өчен» медале, район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм аттестатлар тапшырды.  8 чыгарылыш укучысы мәктәпне «алтын» медальгә, 9 бала «көмеш» медальгә тәмамлады.  
100 балл җыйган Камилә Шиһаповага һәм аның педагогы Балык Бистәсе гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рима Кәбировага «Без бергә» фондыннан бүләкләр тапшырылды.  

 

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса