Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Себер бавырсагы» VI гастрономия фестивале узды

Тубыл округының Иртыш буе бистәсендә урнашкан «Сибиряк» спорт комплексы мәйданында «Себер бавырсагы» VI гастрономия фестивале узды, «Татар-Информ» хәбәр итә.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара меңләгән кунакларны берләштерә һәм Себер татарларының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм милли ашлары белән таныштыра.

Оештыручылар төрле активлыклар әзерләгән – иң зур һәм иң тиз бавырсак пешерү буенча конкурслар, хуҗалыклар ярышы, фермерлар һәм һөнәрчеләр ярминкәсе, бьюти-базар, чәйханә, китап күргәзмәсе. Ә балалар өчен «Балалар Сабан туе» милли уеннары уздырылган, аттракционнар һәм мастер-класслар оештырылган.

Фестиваль кысаларында шулай ук спорт чаралары: кул көрәштерү, гер күтәрү, дартс, аркан тартышу, округ башлыгы кубогына көч экстримы буенча турнирлар, шулай ук утын кисү һәм яру буенча ярышлар узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса