Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эре габаритлы товар: ташу һәм кайтару өчен кем түли?

Эре габаритлы товар: ташу һәм кайтару өчен кем түли? Кулланучыларның сорауларына баш белгеч-эксперт Гөлнара Сафина җавап бирде.

Аңлатмалар Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан әзерләнде.

 - Нәрсә ул эре габаритлы товар?
- «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законда эре габаритлы товарның төгәл билгеләмәсе юк. Китерү яки кайтару мәсьәләсен хәл иткәндә товарның авырлыгы, шулай ук төргәкнең үлчәмнәре һәм авырлыгы исәпкә алына.
- Зур габаритлы товарны китерү өчен кем түләргә тиеш, әгәр ул төзексез булып чыкса?
— «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 статьясындагы 7 пункты нигезендә, ремонт, алмаштыру, бәяләү яки кире кайтару өчен 5 килограммнан артык авырлыктагы эре габаритлы товарны сатучы, җитештерүче яисә вәкаләтле оешма көче белән китерү гамәлгә ашырыла.
 -Сатучы китерүне оештырудан баш тартса, нишләргә?
- Бу очракта кулланучы товарны мөстәкыйль рәвештә илтә ала. Шул ук вакытта сатучы ташуга чыгымнарны капларга тиеш.
- Чыгымнарны компенсацияләү өчен нинди документлар кирәк?
 - Илтеп җиткерү өчен түләүне раслый торган документларны: чекны, накладнойны, счетны яисә транспорт компаниясе биргән башка документларны саклап калырга кирәк.
- Сатучы чыгымнарны һәрвакыт компенсацияләргә тиешме?
— Юк. Түләү бурычы тиешле сыйфатта булмаган товар сатылган очракта гына барлыкка килә. Әгәр сатучы җитешсезлекләрнең кулланучы гаебе белән барлыкка килүен исбатласа, компенсацияләүдән баш тартырга мөмкиннәр.
- Эре габаритлы товарны китерү нинди шартларда бушлай булырга тиеш?
- Моның өчен бер үк вакытта берничә шарт үтәлергә тиеш:
• товарның авырлыгы 5 килограммнан артып китсә;
• товарның кимчелекләре булса;
• товарны ташучыга сатып алучы үзе түләсә, китерү чыгымнары турында раслаучы документлар кирәк.
- Кулланучының хокуклары бозылса, кая мөрәҗәгать итәргә?
 

Консультация сорап Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлекләренә яки Роспотребнадзорның «кайнар линия»сенә

8 800 555 49 43 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Россия буенча шалтыратулар бушлай.

Белгечләр тагын шуны искәртә: консультация сорап үз вакытында мөрәҗәгать итү документларны дөрес рәсмиләштерергә һәм эре габаритлы товарны кире кайтарганда яки ремонтлаганда үз хокукларыңны якларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса