Рус Әшнәге авылы мәдәният йортында Марина Егорова белән очрашу узды
Рус Әшнәге авылы клубында үткән очрашу күпләрнең күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Аны авыл җирлеге башлыгы Вәкил Хаҗиев ачып җибәрде һәм бирегә килгән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Ивановна Егорова белән таныштырды. Бу очрашу 15 март–Кулланучылар хокукын яклау көне уңаеннан оештырылды. Шуңа ул сүзен бүгенге базар икътисады шартларында әледән-әле сатучылар тарафыннан еш кабатланган күңелсез фактлар белән таныштырудан башлады.
Белгәнебезчә, сәүдәгәрләр хәзер шул хәтле нык шомардылар ки, аларның күбесе сатып алучыларның хәленә керергә тырышкан булып, товарның ярты бәясен акчалата, ә калган яртысын кредит рәсмиләштереп түләргә күндерәләр. Шулай ук тормышта кирәкле көнкүреш техникасына башка товар өстәп сату очраклары да еш кабатлана. Әлбәттә инде, матур сөйләшеп сыйфатсыз техника, җиһазлар сатып җибәрү очраклары да очрап тора. Бу хәлләрнең барысын да соңармыйча әлеге оешма хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән очракта, хәл ителмәстәй катлаулы булып тоелган проблеманы да уңай хәл итәргә мөмкин. Хәтта алган кием-салым, азык-төлек товарларының чегы сакланмаган очракта да сатып алучы аларны кире тапшыра ала, дип халык файдасына хәл итү мөмкинлекләрен аңлатты Марина Ивановна. Без дә мондый очракта, беренче чиратта әлеге Кулланучылар хокукын яклау оешмасы хезмәткәрләре белән элемтәгә кереп киңәшләшергә кирәклеген искәртәсебез килә.
Автор Идрис Аметов
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia