Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Нәбиев юл һәлакәтенә очраган

Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйли.

«Кичә Тула өлкәсендә авариягә эләктек...Травмпунктка бардык, җәрәхәтләр һәм сынулар булмаганмы дип карарга рентген ясадык. 

Аллаһка шөкер, барысы да яхшы. Нибары сул як иңбашымның сыдырылган урыннары гына бар. Шулай ук уң аягым (ампутациядән калган өлеше) гына авыртып тора, ләкин бу куркыныч түгел.

Мин машинаның арткы утыргычында идем. Авыр көннән соң йоклап бардым. Бик көчле бәрелүдән ике алдагы утыргычлар арасында уянып киттем. Иминлек каешымны эләктермәгән идем. Хәзер, хәтта артта йөргәндә дә каешымны эләктереп йөриячәкмен, тормыш моның мөһим икәнлеген күрсәтте.

Шунысы да кызык, башта бер җирем дә авыртмады. Ә беркадәр вакыт узгач, әкренләп тоела башлады. Башта, күрәсең, адреналин һәм шок булгандыр», – дип язган бу хакта Рөстәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса