Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рөстәм Гобәйдуллин яшьләрне патриотик рухта тәрбияли

Рөстәм Камил улы Гобәйдуллин — “Муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри-шәхси компетенцияләре» проекты белән «Профессиональ кадрлар-муниципалитет киләчәге» номинациясендә катнаша.

 Рөстәм Камил улы Гобәйдуллин - ике дистә елдан артык үзен яшьләрне тәрбияләүгә, гражданлык кыйммәтләрен ныгытуга һәм хәрби-патриотик хәрәкәтне үстерүгә багышлаган кеше. Запастагы лейтенант, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең “Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре” (ОБЖ) укытучы-оештыручысы, Балык Бистәсе муниципаль районының «Юнармия» ВВПОД җирле штабы башлыгы. Ул үсеп килүче буынның төп остазлары һәм лидерларының берсе.

1968 елның 25 августында районыбызның Балыклы Чүкәй авылында туган Рөстәм Камил улы үз эшчәнлеген җәмгыятькә хезмәт итүгә юнәлтә. Аның эше Россия Федерациясе Оборона министрлыгының ведомство отличие билгеләре, оборона министры урынбасары — РФ Кораллы Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгының Рәхмәт хаты (2023 ел), шулай ук «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» (2023 ел) дигән дәрәҗәле исем белән бәяләнгән.

2016 елның октябреннән алып хәзерге вакытка кадәр ул «Юнармия»нең җирле штабын җитәкли, аны республиканың иң яхшы бүлекчәләренең берсенә әйләндерә. 2017 елдан башлап штаб тотрыклы рәвештә Татарстан Яшь армия штаблары рейтингында алдынгы позицияләрне алып тора. Аның максатчанлыгы һәм эшне дөрес оештыру нәтиҗәсендә хәрәкәт районның куәтле тәрбия көченә әверелде. Рөстәм Камил улы эшчәнлегендә махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү аерым урын алып тора. Беренче көннәрдән үк ул үзе акчалата ярдәм күрсәтә, моннан тыш гуманитар ярдәм җыеп җибәрүдә актив катнаша. Аның җитәкчелегендә хәрби часть һәм бүлекчәләргә меңнән артык хат, открытка һәм видеоролик җибәрелгән.

Яшь армиячеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр, ә гуманитар ярдәм җыю эше районның барлык мәгариф учреждениеләрендә системага әверелде. Балык Бистәсе 2 нче урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында махсус хәрби операциядә булучы егетләр офицер һәм сержант вазыйфаларында хәрби бурычлар үтиләр, аларның күбесе ведомство һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. Аларның һәркайсы белән элемтә саклана, аларның яллары вакытында даими рәвештә очрашулар үткәрелә. 2023 елдан Рөстәм Камилевич җитәкчелегендәге «Юнармия» отряды махсус хәрби операциядә катнашучылар белән бергә кырга чыга, бу яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүдә зур роль уйный. Аның эшенең аеруча мөһим юнәлеше геройлар истәлеген мәңгеләштерү була.

Яшь армиячеләр аның җитәкчелегендә «окоп шәмнәре» булдыруда катнаша, алар районның белем бирү учреждениеләрендә эшләнә һәм сугышчыларга алгы сызыкка җибәрелә. ПВО гаскәрләренең шеф астындагы 106 нчы уку үзәге белән язышу алып барыла. Локаль конфликтлар Геройларына һәм СВО катнашучыларына багышланган чаралар оештырыла. Рөстәм Камилевичның эше хәрби комиссариат, волонтерлык оешмалары, «Юнармия»нең төбәк һәм җирле штаблары, хәрби-патриотик юнәлештәге иҗтимагый хәрәкәтләр белән тыгыз хезмәттәшлеккә корылган.

Штаб эшчәнлеге һәм хәрбиләргә ярдәм итү даими рәвештә рәсми массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә яктыртыла. Ул һөнәри юнәлеш бирүгә дә игътибарлы: аның җитәкчелегендә РФ Оборона министрлыгының хәрби уку йортларына укырга керергә теләүче укучыларны әзерләү һәм озату буенча системалы эш оештырылган.

Күп кенә балалар остазы ярдәмендә Ватанга хезмәт итү юлын сайлаганнар инде. Рөстәм Камил улы Гобәйдуллин «Служение» федераль конкурсында «Юнармия» ВВПОД җирле штабы эшенә багышланган проект белән катнаша. Бу система яшьләрнең җаваплылыгын, ныклыгын һәм рухи-әхлакый ориентирларын формалаштыра.

 

Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса