Россиянең атказанган урманчысы Тимерхан Габделхак улы Габделхаковның якты истәлегенә багышлана
Урман – бары тик абруйлы һәм уңган кешеләрне генә сайлый. Дәрәҗәле затларга гына серләрен ача. Урман шаулавын йөрәгенә тормыш җыры итеп салган бик сирәкләрнең берсе иде ул.
Урманнарның йөрәк тибешен тоеп, имәннәр шавыннан хисләнеп, гаскәр кебек тезелеп үскән чыршы, нарат, карагайлардан яшәү көче алып, олы максатка хезмәт итүче җитәкче иде ул – Тимерхан Габделхак улы Габделхаков.
Тыелгысыз вакыт агышы безне үткәннәр белән тоташтыра. Югары үрләргә күтәрелгәнче, олы дәрәҗәләргә ирешкәнче яшәгән елларга алып кайта.
...Тимерхан Габделхак улы әле яшь егет. Алда күпме мавыктыргыч яңалыклар, зур серләр тулы тормыш көтеп тора. Ул серләрне ачасы, вакытның бер минутын да бушка әрәм итмичә, бөтен көчне алдагы шул бөек үрләрне яулауга багышлыйсы бар. Тирә-ягын урманнар әйләндереп алган авылда туып үскән егетнең, урманчы булудан кала, ниниди максаты, хыялы булырга мөмкин тагын? Бары тик урманнар үстерү. Кукмара районының Арбаш авылында дөньяга килгән егет гомере буе шушы максатына омтыла да. Урманчыдан башка һөнәр сайлау турында уена да кереп карамый аның.
Урманчы һөнәре ул елларада дәрәҗәле һәм игелекле санала. Аны егетләр генә түгел, кызлар да сайлый. Тимерхан Габделхаков та Лубян урман техникумына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач,Кызыл Йолдыз районы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгына эшкә юллама ала. Хәзерге вакытта бу урман хуҗалыгы Балык бистәсе районы биләмәсендә.
Бөтен барлыгы белән урманнарга гашыйк егет баштан аяк эшкә чума. Аның уңганлыгын, тырыш һәм зирәк акыллы булуын җитәкчелек бик тиз күреп ала. Үзенә Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар һәм ул бу ышынычны гомере буена аклап яши, урманнарга, халыкка тугры хезмәт итә.
Беренче мәртәбә Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы поселогына килгәнем истә: бөтен тирә-як чәчәккә күмелеп утыра. Директорның чәчәкләргә, матурлыкка гашыйк кеше икәне әллә каян күренеп тора. Урамнарга тактадан тротуарлар җәелгән. Беркем дә чирәм таптап та, пычрак ерып та йөрми. Монда барысы да авыл кешесенә уңайлы булсын өчен эшләнгән.
Күңелем белән еш кына шул елларга кайтам, әлеге такта тротуарлардан узам, тирә-якны бизәп торган чәчәк аллеяларына карап хозурланам. Чәчәкләргә карата булган мәхәббәт үземә дә Тимерхан Габделхаковичтан күчте. Ул ясаган гөлләр, урманнар илен кайчандыр “Әкият почмагы” дип атыйлар иде. Бу турыда вакытлы матбугатта язып та чыктылар. Әнә шундый нечкә хисле булуы белән бергә шактый таләпчән һәм беркадәр кырыс та җитәкче иде ул. Кадрлар сайлауда үтә дә игътибарлы, принципиаль булды. Эшләгән кешегә хаксыз рәвештә тавыш күтәрмәде. Үзенең интеллегентлык үрнәге белән тәрбияләде безне.
Тагын бер асыл сыйфаты – урлашканны яратмады ул. Аңа каршы үзенчәлекле һәм бик акыллы итеп көрәште.
–Халык рәхәттән түгел, интеккәннән урлаша, яшәренә тиешле шартлар булса, тормышы җитеш булса урламый ул, – дия иде.
Мине һәр елны Арча питомнигына үсентеләр алып кайтырга җибәргәне истә. Карлыган, крыжовник, алма агачы кебек җимеш бирә торган төрледән-төрле агач үсентеләре алып кайтам. Тимерхан Габделхакович аларны өй саен, кеше саен тараттырып чыга. Көз көне инвентаризация ясата: ничәсе үсеп киткән, ничәсе корган? Нәтиҗәдә поселокта җимеш бакчасы булмаган бер генә хуҗалык та калмады. Тирә-күрше авылларда көз көне бакча басу гадәте бар иде. Ә Кызыл Йолдызда андый урлашу юк, чөнки бөтен нәрсә кешенең үзендә үсә.
Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгын чын мәгънәсендә үз туган җирен яраткан кебек яратты, халкын кайгыртты. Поселок зур булмаса да, халкы зур авыллардан ким яшәмәде. Кибет тулы товар булыр иде. Су колонкалары сузылды. Боларның барысы да Тимерхан Габделхакович кайгыртуы белән эшләнде.
Биредә аның 5 баласы дөньяга аваз салды. Тормыш иптәше Камал апа белән бергәләп аларга белем һәм тәрбия бирделәр, зур тормыш юлына чыгардылар. Кызлары Равия 40 ел буе Кызыл Йолдыз поселогында балаларга белем бирде, Роза Казан педагогия институтында китапханәче, Римма Йошкар-Ола политехник институтын тәмамлап, Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгында озак еллар экономист булып эшләде. Уллары Рафаэль төзүче һөнәрен сайлады, Рифкать Түбән Кама шәһәрендә химия өлкәсендә хезмәт куйды.
Тормыш иптәше Камал апа шулай ук акыллы ханым иде. Урман хуҗалыгындагы бөтен саннарны яттан белгәндер ул, мөгаен. Бервакытны шундый хәл була: Камал апа белән хисапчы Лида баздан бәрәңге чыгаралар икән. Камал апа базда бәрәңгене тутырып, Лида ул биргән чиләкне өскә алып тора. Берзаман баздан тавыш килә:
–Лида, баланстагы фәлән санны фәлән җиргә куярга кирәк, шулай эшләсәк баланс дөрес чыга.
Димәк, үзе базда булса да, фикере, күңеле бухгалтерядә утыра Камал апаның. Үзем белән булган бер очрак та истә калган. Тилмердем генә эзләп, баланста 2 тиен чагышмый гына бит. Киңәшкә Камал апага килдем.
–Ике тиенне өстәдем, тәртип, – диде ул.
Шуннан соң байтак елалар узды. Мин инде Казан шәһәр яны урман хуҗалыгында эшли идем, бер бәйрәмдәге очрашу вакытында:
–Харис, теге вакытта баланста җитмәгән 2 тиенне хәтерлисеңме? – дип сорап куймасынмы Камал апа. Ничә еллар үткәннән соң бит бу. Менә бу хәтер ичмасам.
Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгындагы бөтен әйберне, үз хуҗалыгындагы кебек кайгыртып, барлап торды Камал апа. Бик күп эшләрдә Тимерхан Габделхаковичка ярдәмче, киңәшче булды. Кайвакытта җитәкче күзе күрмәгәнне хатын-кыз күңеле яхшырак та күрә бит әле, аның өстенә белемле, акыллы хатын-кыз булса бигрәк тә...
Камал апа киңәш-табышка бик җайлы, ярдәмчел, киң холыклы, дуслыкка тугрылыклы иде.
Тимерхан Габделхакович балаларының тормышын җайлау, аларны укырга кертү кебек мәшәкатьләр белән мавыкмады. Андый мәшәкатьләр күбрәк Камал апа өстенә төшә иде. Тимерхан Габделхаковичның бала тәрбияләүдә үз тактикасы. Сүз дә юк, ул да аталарча кайгырта, балаларының язмышына битараф түгел, әмма тормыш юлын сайлаганда комачауламый, ирек куя иде. Бала кемнәндер ярдәм көтеп утыручы мескен булып үсмәскә тиеш. Мөстәкыйль төстә үзләренә үзләре юл яруларын теләде ул аларның. Ә менә кул астында эшләүче урманчыларга карата бик хәерхаклы булды. Ул эшкә өйрәтеп, урманчы һөнәренең серләрен ачкан Илгиз Хаффазов, Лена Галимуллина, Саимә Динмөхәммәтова, Әхәт Мостафин, Василий Устинов кебекләр, үзләре дә хезмәттә югары үрләр яуладылар.
–Урман хуҗалыгы директоры Тимерхан Габделхакович спортчыларга хас төз, җиңел гәүдәле, бер елмаюы белән күңелне яулый торган, эчке культурасы югары җитәкче иде, – дип, бүген дә аны сагынып искә ала Саимә Җиһанша кызы.
Хәтеремдә, Тимерхан Габделхаковичка истәлек тактасы куйганда, аның җитәкчелеге вакытында башкарылган эшләр, талантлы урманчылар тәрбияләве турында күп сөйләделәр. Кунаклар арасында аны хөрмәт итүче Казан авыл хуҗалыгы университеты профессоры Әхмәдулла Газизуллин да бар иде. Балалары, оныклары белән бергә үзе үстергән урманчылар, дуслары да кайттылар. Илгә менә дигән өч уңган, булдыклы ул үстереп биргән Нургали Миннехан улы Миннеханов та аны үзенең хезмәттәше, дусты дип атады.
–Саба урман хуҗалыгын, мине мактыйлар һаман. Харис, үзең күреп торасың бит, ирешкән уңышларымның чишмә башы Кызыл Йолдызда икәнен әйтергә оныталар. Аның белән бергә эшләгән урманчыларның берсе буларак, Тимерхан Габделхакович турында бер авыз тутырып син әйт әле ичмасам, – дигән иде.
Туры сүзле, бик дөрес кеше иде Нургали Миннеханович. Тимерхан Габделхаковичның ару-талуны белми торган, тыңгысыз җитәкче булуын таныды ул.
Тимерхан Габделхакович директор булганда Кызыл Йолдызда бик күп семинарлар, күчмә утырышлар, киңәшмәләр уздырылды. Күрше республикалардан да өйрәнергә, тәҗрибә уртаклашырга килделәр. Пратия Үзәк Комитеты, Татарстан республикасы байракларына, мактау кәгазьләренә лаек булды урман хуҗалыгы.
Тимерхан Габделхаковичның һәр агачка карата үз карашы, бәясе бар иде. Аеруча карагайны яратты.
–Чыдам, тиз үсүчән, хәтта шәһәр шартларына да җайлаша торган уңган агач, –диде ул карагайны. Бу чыннан да шулай: мәсәлән, яз көне күп агачлар әле йоклый, ә карагай инде, әз генә кояш карауга, ылысын җибәрә башлый. Утыртырга аз гына соңга калдыңмы, эш харап, югыйсә үсми. Вакытын ычкындырырга ярамый.
–Кызыл Йолдыз туфрагы имәнгә яраклашкан, имәннәр 100 елдан соң да тамырын югалтмый, калкып чыга, яшәү сәләтләре ачыла, – дип имәннәрнең киләчәген күрә алды.
Имәннәр 5 елга бер мәртәбә генә мул чикләвек уңышы бирә. Ә Кызыл Йолдызда без имән чикләве әзерләү планын өчәр тапкырга арттырып үти идек.
Тимерхан Габделхакович яшьлекне яратты. Шуңа күрә дә урманнары шаулап үсте аның. Атказанган урманчыларны да үстерә белде. 60 яшенә кадәр сөекле урманнарыннан, яраткан хезмәтеннән аерылмады. Пенсиягә чыгып 3 кенә ай яшәп калды. Җәсәден Балык бистәсе районының Ямаш авылы туфрагына җирләдек. Камал апаның туган авылы зираты бу. Әлеге игелекле туфрак аларны Камал апа белән икесен бергә сыендырды. Авыр туфраклары җиңел булсын!
Тимерхан Габделхакович вафатыннан соң аның каберенә зәңгәр чыршыларны Камал апа әтием Гайнетдин белән бергә утыртканнар иде...
Тимерхан Габделхакович Габделхаков көче белән тамыр җибәргән урманнар бүген дә шаулый. Үзе кайгыртып яшәгән Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы поселогы халкы аны бүген дә хәтерли, сагынып искә ала. Тамырлар югалмаган, тамырлар исән.
Харис Мусин,
Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы,
Татарстан Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, профессор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia