Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Роман Исланов: " Без ниндидер җәза бирү ягында түгел,  ә һәркайда чисталык һәм тәртип булсын өчен тырышабыз"

Муниципаль районның административ комиссиясе даими рәвештә үткәрелә торган утырышларда авыл җирлекләре һәм район үзәгендә төзекләндерү, чисталыкны һәм санитар тәртипне бозган гражданнарның эшләре карала.

Күптән түгел комиссиягә Күки авылында яшәүче бер ир-ат чакырылды. Аларның шәхси фермасыннан урамга сыекча агып төшә. “Ел саен тиресне кырларга чыгара идем, әмма быел фермада урын җитмәде", - дип акланды фермер.

- Без ниндидер җәза бирү ягында түгел,  ә бәлки һәркайда чисталык һәм тәртип булсын өчен тырышабыз, - диде комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов.

Тиресне туплау урынын башка җиргә күчерү шарты белән беренче тапкырга комиссия тарафыннан фермерга кисәтү ясалды. Чөнки хәзерге вакытта ул су башнясы янында урнашкан.

Ачыкланган хокук бозулар арасында еш кабатланганы  ике дәүләт телендә элмә такталар булмавы. Г. гражданинына бу турыда кисәтү ясалды һәм аның җаваплылыгында булган территориядә җитешсезлекләрне бетерү һәм тәртип урнаштыруның кирәклеге искәртелде.

Һәр утырышка диярлек, авыл һәм шәһәр җирлекләре урамнарында  ПГС, ком, такталар, кирпечләр, башка төзелеш материалларын туплаучыга шикаятьләр килә.

Районның административ-техник инспекциясе тарафыннан мондый гражданнарга Татарстан Республикасы административ кодексын бозу турында беркетмә төзелә, алар хокук бозуларның сәбәпләрен ачыклау һәм административ җаваплылыкка тарту өчен районның административ комиссиясе утырышына чакырыла. Моннан тыш, Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексы нигезендә административ җәза билгеләү бу затны билгеләнгән вазифаны башкарудан азат итми. Комиссия гражданнарга җитешсезлекләрне бетерү өчен вакыт бирә, алар бу хакта фотоотчет биреп, административ комиссия алдында хисап тотарга тиеш.

Контейнерлары булуга карамастан, еш кына урамда яки йортлар янында чүп-чар җыелып тору кебек тискәре күренешләргә тап буласың. Район үзәгендә яшәүче бер хатын-кыз чүп-чарны моның өчен билгеләнмәгән урынга ташлаган. Югыйсә каты көнкүреш калдыклары җыю урыны якында гына урнашкан. Беркетмә төзелгәннән соң да ул чүп-чарны ахырына кадәр җыештырмаган. Административ комиссия утырышына чакыруны да инкарь иткән. Авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен ул ике мең сумга штрафка тартылган. Комиссия аңа җитешсезлекләрне тулысынча бетерү өчен вакыт бирде.

Штраф түләү өчен беркемнең дә артык акчасы юк. Әмма үзебез яши торган урамның, бистәнең чисталыгы безнең өчен кирәк. Һәм аны саклау һәрберебезнең бурычы.

 

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса