Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республиканың электрон мактау тактасын республика халкы август башында күрәчәк

ТР Рәисе тарафыннан 2026 елның маенда гамәлгә куелган Татарстанның электрон мактау тактасын республика халкы август башында күрәчәк

 Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова төбәкнең идарә үзәгендә туры эфирда хәбәр итте.

Электрон мактау тактасын формалаштыруда төбәкнең 4 900 предприятиесе, шул исәптән Татарстанның Система ясаучы сәнәгать флагманнары катнашты. Бүгенге көндә анда 15 300 кеше тәкъдим ителгән. Мәгълүматлар ел саен яңартылачак.

Электрон мактау тактасын быелның 1 маенда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов гамәлгә куйды. Проект республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтләрен һәм Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтәргә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса