Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикада тарих, химия һәм әдәбият буенча БДИ нәтиҗәләрен расладылар

Татарстанда тарих, әдәбият һәм химия буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен расладылар, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Химиядән БДИны 1 июньдә 2394 укучы тапшырган. Уртача балл 66,88 тәшкил иткән. Иң күп 100 баллны 67 кеше алган (2025 елда – 114).

Әдәбият буенча БДИны 725 укучы сайлаган. Уртача балл – 72,08. Йөз балл җыючылар – 64 кеше (2025 елда – 80).

Тарих буенча БДИны 1486 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырган. Уртача балл 61,50 тәшкил иткән. 1 кеше, узган елда кебек үк, 100 балл җыйган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса