Республикада шторм турында кисәтү игълан ителде
Татарстанда 13 июньнән 18 июньгә кадәр урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, шторм турында кисәтү игълан ителде.
Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
13 июньдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар белән алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә томан төшәчәк.
Көндез яшен һәм урыны белән боз явуы ихтимал. Җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә +12 - + 17 градус, көндез +22- +27 градуска кадәр җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia