Республикада яшенле яңгыр һәм боз көтелә
14 июньдә, Татарстанда җылы, әммә тотрыксыз һава сакланачак, дип яза «Татар-информ» МА.
Республикада күк йөзе вакытлыча болытлы булачак. Көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы көтелә, урыны белән көчле явым-төшемнәр фаразлана. Боз явуы да ихтимал (Казаннан тыш). Иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда төнлә төшкән томан сакланачак.
Төньяк-көнчыгыштан җил секундына 6-11 метр тирәсендә булуы көтелә, көндез һәм кич белән исә 15-18 метрга кадәр көчәюе мөмкин (Казанда – 15 метрга кадәр).
Төнге сәгатьләрдә температура +11...+16 градус булачак, ә көндез һава +22...+27 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +24...+26 градус).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia