Республикада 2 млн квадрат метрга якын торак тапшырылган
Бу хакта төзелеш министры урынбасары Дамир Шәйдуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә хәбәр итте.
Коммерцияле төзелеш планы 74% үтәлгән (84 күпфатирлы йорт). Социаль ипотека буенча 49% (32 йорт), шәхси төзелештә 58% (1 млн 142 мең кв. м) тапшырылган.
Ятим балалар (641 кеше) өчен 49 торак урынына килешү төзелгән, 183 урынга аукцион игълан ителгән. Күп балалы гаиләләргә 22 сертификатның 8е бирелгән, яшь гаиләләргә 61 алучының 35е субсидия алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia