Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикабызда Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан 92 сугыш ветераннары калды

Бүгенге көндә республикада 5534 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуның 92 се – сугыш хәрәкәтләренең турыдан-туры катнашучылары.

 Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Җиңүнең 81 еллыгына һәм Хезмәт батырлыгы елына әзерлек комитеты утырышында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

Вице-премьер сүзләренчә, барлык фронтовикларга берьюлы түләүләр ясалган, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның шәхси котлаулары тапшырылган. Өлкән яшьтәге ветераннарны социаль-медицина хезмәте белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә: аларның 1,6 меңе инвалид, 715 әле социаль реабилитациядә, 419 медицина ярдәме ала.

– Медицина ярдәмен өйдә 913 ветеран ала, 25 әле интернатларда яши. Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да диспансеризациядән уздырылган, 115 күчмә медицина бригадасы оештырылган, – дип белдерде Ләйлә Фазлыева

 Сугыш ветераннарының сәламәтлеге өчен Казандагы һәм Яр Чаллыдагы сугыш ветераннары госпитальләре җаваплы итеп билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса