Республикабызда 11 майда аязучан болытлы һәм +19 градуска кадәр җылы һава көтелә
Дүшәмбе, 11 майда, Татарстанда аязучан болытлы һава фаразлана.
Төнлә явым-төшем көтелми, көндез кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА. Көньяк-көнчыгыштан җил секундына 6-11 метр тизлектә булачак, көндез кайвакыт 15-17 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы 0…+5 градус, кайбер урыннарда туфракта һәм һавада -5 градуска кадәр салкын көтелә.
Көндез һава +14…+19 градуска кадәр җылыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia