Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Республикабыз игенчеләре көзге бодай һәм рапс урып-җыюга керештеләр

Татарстан районнарында урып-җыю кампаниясе башланды.

Аксубай, Буа, Зәй, Спас, Балык Бистәсе һәм Мөслим районнары игенчеләре көзге бодай уңышын урып-җыюга кереште, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

 

Моннан тыш, Балык Бистәсе һәм Аксубай районнарында көзге рапс, ә Чистай районында иртә өлгерә торган бәрәңге ала башлаганнар.

Быел авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 1 млн 168 мең гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урып-җыярга туры киләчәк, шуларның 730 мең гектарын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар алып тора. Шикәр чөгендере мәйданы – 53 мең га, майлы культуралар – 669 мең га, бәрәңге һәм яшелчәләр – 6 823 га.

 

Бу атнада Татарстанда шулай ук урып-җыю кампаниясенә әзерлек һәм аны уздыруга багышланган зона семинар-киңәшмәләр узачак.

Очрашулар 22 июльдән 29 июльгә кадәр Чистай, Тукай, Менделеевск һәм Буа районнарында планлаштырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса