Районыбызда узган гасырның илленче елларында мәгариф тармагы ничек аякка баскан
Укытырга мәктәп кирәк. (Мәктәп директоры язмаларыннан)
Белемсез халыкны тоташтан укытырга керешү һәм моның өчен берюлы бөтен уңайлыклар, яңа мәктәпләр булдыру җиңел түгеллеген һәркем аңларга тиеш. Моны, ихтимал, бер дәүләт тә тиз генә хәл итә алмый. Бик күп сәбәпләр аркасында безнең ил өчен дә ул авыр хәл ителә торган проблемадыр. Шуңа күрә, 30 елларга (узган гасыр) кадәр һәм аннан соң да авыл җирләрендә мәктәп биналары итеп җайлаштырылган йортлар файдаланылды. Авыл байларыннан тартып алынган йортлар, мәчетләр һ. б. Бары тик 30 нчы еллардан соң гына эрерәк авылларда типовой башлангыч мәктәп биналары салына башладылар. Шундыйларга безнең якларда Тәб. Чаллы, Югары Тегермәнлек, Күки кебек авылларда төзелгән биналарны кертергә була. Тора бара бу авылларда шушы базада ТБУМ нар ачылдылар. Дөрес, мин йөреп укыган Шеморбаш мәктәбе революциягә кадәр салынган церковно-приходская школа булырга тиеш. Әле шушы елларда бик зурлап аның йөз еллыгын бәйрәм иттеләр. Ләкин бу елларда да авыл һәм мәктәп җитәкчеләре заман сулышын тоеп яшәсәләр, алай итеп болай итеп рәтлерәк мәктәп бинасы төзи алганнар. Югары Тегермәнлектә шулай булган диләр. Директор булып эшләгән Харис абзый Шакиров йорт саен кереп стенадан кадак, ишек алдыннан таш алып салынган мәктәп иде ул диләр. Тик саксызлык аркасында аны яндырдылар. Сугыш елларында мәктәп төзелеше турында сүз алып бару да мөмкин булмады. Монысы табигый хәл.Мин эшли торган Юлсубино авылында мәктәп таш мәчет бинасына һәм авыл байларыннан тупланган (Хуҗа мулла өе, Хәйрулла абзыйлар өе һ.б.) йортларга урнашкан булган һәм алар авылның икесе ике җирендә иделәр. Мәктәп төзү, яки аны киңәйтү, җиһазлау буенча 1950 елларга кадәр ниндидер кайгырту зур булган дип әйтеп булмас иде. 7-8 км. ераклыктагы Күгәрчен мәктәбенә йөреп Юлсубино балалары нормаль укый алмаганнардыр әлбәттә. Шуннан иза чиккән укытучылар, класс һәм мәктәп җитәкчеләре дә, авыл һәм район җитәкчеләре дә Юлсубиноның үзендә җидееллык мәктәп оештыруны хуплыйлар. Биналар мәсьәләсен хәл итүдә бердән бер юл итеп авылның югары очында урнашкан класс биналарын таш мәчеттән ерак булмаган авыл советы, правлениенең иске биналарына алмаштыруда күрәләр. Бергәрәк булсын, янәсе. Башлангычтан җидеелыкка әверелгәндә мәктәптә бер стена сәгате (ул хәзер дә исән) һәм дүрт артсыз урындыктан кала милек бар иде дип әйтеп булмый. Мин класс такталарын, парталарны кертмим. Алар да булмаса аңа мәктәп дигән исем дә бирелмәс иде.
(Дәвамы алдагы саннарда)
Гарифулла Шәйдуллин. 1972 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев