Район халкы шифаханәләргә юлламалар ала алалар
Район халыкны социаль яклау бүлегеннән республикабыз шифаханәләргә юлламалар алырга мөмкин.
Аңа беренче чиратта районыбыз бюджет тармакларында эшләүче хезмәткәрләр өмет итә ала. Моңа, әлбәттә инде, мәдәният, мәгариф, саләмәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр керә. Шифаханәләргә килгәндә, алар республикабызның экологик яктан чиста төбәкләре - Васильево, Азнакай, Бөгелмә бистәләрендә урнашкан. Саулык - бар нәрсәдән дә кыйммәт, дип хак әйтәләр. Мөмкинлек булганда юлламадан файдаланып кала аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia