Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Рамазан аеның якты нуры җанга тынычлык өсти»

 Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте белән быел да Рамазан аен каршылау насыйп булды. Илебез, җөмһүриятебез үзизоляцияләү режимында булса да мөселман кардәшләребез уразаны сөенеп көтеп алды. Чөнки ислам дине буенча ураза иң әһәмиятле гыйбадәтләрнең берсе. 17 сәгать көн озынлыгында нәфесне тыеп ураза тоту гаять саваплы гамәл. Рамазан аеның фазыйләтләре хакында райондашларыбызның фикерен укучыларга да җиткерергә булдык.

 Рамилә Әхмәтсафина – Балык Бистәсеннән, хаҗия, абыстай:

–Рамазан–Коръән ае. Ошбу айда Аллаһының Коръән-Кәриме иңде һәм Рамазан аенда Коръән уку олы фазыйләтле санала. Шуңа да көннәребезне гыйбадәт кылып догаларда уздыру мәслихәт. Рамазанны Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән аеруча яктыртылган, нурлы ай дибез. Бу айда ураза тотып әүвәлге гөнаһларыбыздан пакьлану мөмкинлеге бирелгән. Пәйгамбәребез с.г.в.: «Кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-саваплар вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешү нияте белән ураза тота икән, аның әүвәлдә булган барлык гөнаһлары гафу ителер», – диде. Бүгенге бай, мул тормышка шөкер итәрлек. Сәхәргә торып, я булмаса ифтарда ризыкланыйк дисәк, барысы да табын түрендә. Шуңа да иманыбыз зәгыйфьләнүдән сакланыйк, Аллаһыбыз кушканнарны үтәп, тыйганнардан тыелып яшәсәк иде.

Резидә Җәләлова – Трой-Урай авылыннан:

–Намаз укый башлап дингә якынаюыма инде бик күптәннән, дистәләрчә еллар узган. Улыбыз Рәсим белән кызыбыз Айзилә дә намаз тәртипләренә кечкенәдән өйрәнделәр, биш вакыт намазны калдырмыйлар. 2012 елда ирем Расих белән Хаҗга бару бәхетенә ирештек.  Гаиләдән дүртебез дә сәхәргә торабыз. Бергәләп ифтарда авыз ачабыз. Моннан да куанычлы бәхетнең булуы мөмкинме соң?  Көннәр сизелми дә үтә. Рамазан аенда һәркайсыбызга күңелебезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсен.

  Самат, 26 яшь:

–Аллага шөкер, Рамазан аен ел саен көтеп алам, уразаны калдырганым юк. Башка елларның бик эссе җәй айларында да Раббыбыз җиңеллеген бирде. Быел кояш кыздырган көннәр күренми әле. Шуңа күрә уразаның бер авырлыгы да юк. Аллаһы Тәгаләбез тоткан уразаларны кабуллардан кылса иде, иманлы булып сау-сәламәт яшәргә язсын, илләр-көннәр тыныч булсын!

Кәримә, 15 яшь:

–Ислам диненә хөрмәт дәү әниемнән килә. Ул өлкән яшьтә булса да һәр елны ураза тота. Намазда булмагач мин ничектер үземне әзер дип уйламый идем. Быел менә  намаз тәртипләрен дә өйрәндем, уразаны да күңел биреп тотам. Җаныма ниндидер бер тынычлык иңде сыман. Мин моның өчен дәү әни белән әниемә бик рәхмәтлемен.

Әйе, уразадагы кеше Аллаһ нигъмәтләренең кадерен яхшырак аңлый башлый. Барыбызга да гает көннәренә исәнлектә килеп ирешергә, бәйрәм шатлыгын бергәләп уртаклашырга насыйп  булсын!

 

Язманы Фәрвәз Каюмова әзерләде.

 

 

yandex.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса