Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район кулланучылар җәмгыяте уңышлы эшли

Районыбызда кулланучылар җәмгыяте оешуына йөз елдан артык вакыт үтсә дә ул райондашларыбыз үз иткән һәм күпләрне ышанычлы эш урыны белән тәэмин итеп торучы бер дигән оешма.

Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, биредә районыбызда яшәүче халыкның көндәлек мәнфәгатьләрен кайгыртып, сыйфатлы туклану продуктлары белән өзлексез тәэмин итүне үзләренең төп бурычлары итеп саныйлар. Болай әйтүем бер дә тикмәгә түгел, чөнки район тарихында алтын хәрефләр белән язылып, мактау сүзләре белән искә алырлык гамәлләре күп аларның. Барысы да җирле кадрларның тырыш хезмәтенә бәйле. Ә бу яктан үзвакытында элеккеге Кызыл Йолдыз районында кулланучылар җәмгыятен оештырып, аның үсешенә үзеннән күп көч керткән, хезмәт ветераны Габделнәгыйм абый Бариевның данлы эшен, белеме буенча укытучы улы Раил  уңышлы төстә дәвам иттерә. Дөрес, ул бездән үзе хакында түгел, күбрәк хезмәттәшләре турында сөйләп искә алуыбызны сораган иде. Ләкин эшнең нигезе ничек корылганын, бүген ул җитәкләгән җәмгыятьнең кайчаннан оештырылып үз эшчәнлеген уңышлы төстә дәвам ителүен атамыйча үтсәк язма тулы булмас иде. 
Район кулланучылар җәмгыяте бүген элеккеге еллардагы төсле халык өчен сату-алу эшләрен алып баручы гына түгел, 50 гә якын төрдә туклану продуктларын җитештерүче берсеннән-берсе куәтле дүрт тармакны үз эченә алган, 125 кешене эшле иткән көчле җәмгыять. Бүген аларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, һәркайсына кыскача гына тукталып, укучыларыбызны үз эшчәнлекләре белән таныштырасыбыз килә.

Ашханәдән халык өзелми
Җәмәгать туклануы предприятиесе райпо системасында иң беренчеләрдән булып оешуы белән дан тота. Биредә район үзәгенә килүчеләр, районыбыз кунаклары туклана. Бу коллектив төрле чараларда катнашып бер дигән итеп хезмәт күрсәтүләре белән дә мактаулы. Бүгенгесе көнне әлеге тармак “Кулинария”, “Чәй йорты” һәм “Дуслык” кафесын үз эченә ала. Кафе белән “Чәй йорты”нда гына да көненә 200 дән артык кеше туклана. Шунысын да әйтергә кирәк, аларның икесендә дә гадәти ризыклардан башлап пәрәмәч, өчпочмак, пирог, торт, салат һәм башка күп төрле туклану продуктларын читтән китермиләр, тулысынча үзләрендә хәзерлиләр. Ә коллективларында нибары дистәгә якын хезмәткәр эшли.

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса