Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район ашлык кабул итү предприятиесендә эшнең гөрләгән чоры

Район ашлык кабул итү предприятиесе ике атнадан артык инде тәүлек буена туктамыйча эшләү режимына күчте дисәк тә, арттыру булмас.

Районыбыз хуҗалыкларында әле урып-җыю эшләре башланып кына килгән бер вакытта, биредә инде күрше-тирә районнарның эре хуҗалыклары бер-берсе белән узышып диярлек массалы төстә ашлык ташырга керешкәннәр.  Без берничә атна элек кенә  предприятие директоры Андрей Бельскийдан бу елның урагына хәстәрлек чаралары хакында кызыксынып, аннан байтак кына мәгълүматлар алган идек. Ул безгә кыш айларында складларны төзекләндереп, яңартырга өлгерүләре хакында сөйләгән иде. Кыскасы, бер-берсе белән үзара дус-тату эшләүче бу коллектив тарафыннан кызу урак өстендә уңайсыз хәлдә калмас өчен  барысы да план нигезендә эшләнгән. Шуның уңай нәтиҗәсендә алар берничә көн эчендә,  ашлык кабул итеп киптереп урнаштыруга да ирешкәннәр. Бүгенгесе көнне аларның инде ике мең тоннадан артык яңа уңыш ашлыгын кабул итүләре менә шушы бердәмлекнең уңай нәтиҗәсе дияргә мөмкин.
Предприятие биләмәсенә кереп үлчәүне узгач та безне  шактый биек яңа уңыш бодаеннан хасил булган тау каршы алды.Кырда ашлык суктыручы комбайннан алып килгән икмәкне куәтле трактор көрәге белән туктаусыз әйләндереп, өеп тора. Күп еллардан бирле инде бу эшне Валерий Королев пөхтә итеп, җайлап башкара.
Бераз баргач монда шулай ук инде бик күптәннән эшләүче ашлык киптерү агрегаты янәшәсендә без,  алып килгән бодаен бушатучы «КамАЗ» автомашинасы йөртүчесе Владимир Филипповны  очраттык.

Аның быел автомашина руле артына утыруына кырык ел тулган. Ә беренче мәртәбә ул ГАЗ-52 автомашинасында хезмәт куеп туган төбәге Шомырбаш авылы  хуҗалыгында күнекмә үткән. Шуннан бирле аның утырып эшләмәгән техникасы да калмагандыр инде. Тәҗрибәсе күп булганлыктан аңа монда  килгәч шактый гына ремонт сорый торган  техниканы тапшырганнар. Ул аны берничә көн эчендә көйләп сафка бастырган.  Һәм бүгенгесе көнгә кадәр ул шуның белән эшли. Безгә җитәкчеләре бу автотранспортчы турында бик күп мактау сүзләре әйтеп телгә алды. Шулай итеп без районыбызның иң борынгы предприятиесендә урып-җыю эшләре башланган көннәрнең берсендә коллектив хезмәткәрләренең яңа килгән ашлыкны кабул итеп урнаштыру барышы белән танышып кайттык.

 

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса