Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рафинә Ганиуллина: "Әнине санга сукмаган чакларны уйлап, үзәк өзелә…"

Рафинә Ганиуллинаның әнисе Зөлфия Мансур 2016 елның көзендә инсульт кичерде.

 Шундый авыр хәлдән соң аның әкренләп тормышка кайтуы үзе бер могҗиза, дип саный җырчы. Биш кыз әниләрен чиратлап карый. – Актив, җир җимертеп эшләп йөргән кешенең шушы чир белән аяктан егылуы гына кызганыч. Хәзер күпне күргән, гомер иткән әнине санга сукмаган чакларны уйлап, үзәк өзелә… — дип уртаклаша җырчы.    "Безнең әнинең кушаматы гомер буена "бай апа" булды. Киң күнелле кеше бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел бит ул... Исеңдәме, әни? Бер бананны алтыга бүлешеп ашаган чаклар.. Кадерле мизгелләр", - дип искә ала ул.   "Матбугат.ру" алдан язганча, Рафинә Ганиуллинаның әнисе - "кызлы йорт" әнисе дип танылган герой-ана, һәвәскәр журналист, язучы Зөлфия Мансур. Аның биш кызы - Резидә, Ракинә, Люция, Илсөя, Гөлсу татар эстрадасында билгеле артистлар.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25975

фотоtopdb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса