Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Ислямов Котлы Бөкәш авыл җирлегендә халык белән очрашып кайтты

20 май көнне район башлыгы Радик Ислямов авылны төзекләндерү мәсьәләләре буенча Котлы Бөкәш авыл җирлегендә халык белән очрашып сөйләште.

 Очрашуда шулай ук Балык Бистәсе район башкарма комитеты  җитәкчесе уынбасарлары Дамир Ризаев, Айгөл Вафина, ветераннар оешмасы җитәкчесе Рафаэль Шәвәлиев, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов  катнаштылар.
 Котлы Бөкәш халкы элек-электән Түләк урамындагы чишмәдән су ала торган булган. Хәзерге вакытта чишмәнең каптажы яхшы хәлдә булса да, аңа бара торган юлны корган агачлар, чүп үләннәре баскан.  Чишмә юлын чистартырга кирәк. 
Котлы Бөкәш халкы иң күп мөрәҗәгать итә торган урын - ул авыл поликлиникасы. Бүгенге көндә аны табиблар белән тулысынча тәэмин итү мәсьәләсе көн кадагында. Моның өчен эшләргә килгән табибларга яшәү шартлары тудырырга кирәк. Табиб Рафаэль Юнысов хәлнең торышы белән таныштырды. Делегация табиблар өчен торак төзергә мөмкин булган участокны карады.
Шулай ук ял паркын тәртипкә салу, Тәберде Чаллысындагы күлне чистарту мәсьәләләре дә турында да киңәшләштеләр.
Тәберде Чаллысы авылыннан ерак түгел, тау башында урнашкан элеккеге Чаллы ханлыгын торгызу да районыбыз өчен бик мөһим. Монда башкарасы эшләр күп. Ханлыкны торгызырга булышырга теләк белдергән спонсорлар да бар. Аны озакка сузмыйча башлап җибәрергә кирәк. Бу мәсьәлә дә район хакимияте башлыгы кайгыртуында булачак.

Роза Гариф.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса