“Полянские посиделки” клубы әгъзалары Казанда Милли китапханәдә экскурсиядә булдылар
Бөтенроссия китапханәчеләр көне алдыннан Полянка китапханә-ял итү үзәге каршында оешкан “Полянские посиделки” клубы әгъзалары Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә экскурсиядә булып кайттылар.
Экскурсияне алып баручы китапханә хезмәткәре китапханәнең тарихы, эшчәнлеге һәм бүлекләре турында җентекләп сөйләде. Клуб әгъзалары китапханәнең һәр бүленешендә, уку залларында булып, анда тулы мохитне тоеп, хозурланып йөрделәр.
Шәһәргә сәяхәтнең икенче өлеше К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына бару булды. Биредә алар Салават Юзеевның “Кияү урлау” спектаклен тамаша кылдылар.
Әлеге сәяхәт китап сөючеләргә истә калырлык тәэсирләр бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев