"Открытие" банкының Казандагы офисыннан 230 миллион сум уралаганнар
Чираттагы тикшерү барышында банкта зур суммада акча җитмәвен ачыклаганнар.
Открытие” банкының Казандагы бер офисында тикшерү барышында зур суммада акча җитмәвен ачыклаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га банкның Идел буе филиалының матбугат сәркәтибе Екатерина Молева хәбәр итте.
Әлеге хәл буенча эчке тикшерү уздырганнар, тиз арада полициягә тиешле гариза язганнар. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, 230 миллион сум акча урланган.
Хәзерге вакытта акча урлауда шикләнелүчене ачыклаганнар. Хокук саклау органнары әлеге хәлне тикшерә.
“Килеп чыккан хәл безнең банк клиентларының мәнфәгатьләренә бернинди дә йогынты ясамаячак”, - диде матбугат сәркәтибе Екатерина Молева.
фотоtlt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia