Онытылмаслык фаҗига
Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террористлар тарафыннан мәктәпне басып алу нәтиҗәсендә булган фаҗигадән соң 20 ел вакыт узды.
Әлеге коточкыч фаҗигада 334 кеше һәлак булды, аларның күбесе - балалар.
3 сентябрь көнне 19 сәгатьтә Балык Бистәсе халкы Үзәк мәйданда Беслан корбаннары истәлегенә багышланган митингка җыелды. Бу коточкыч хәлне күреп террорчылар кулыннан һәлак булганнарны искә алу өчен алар чәчәкләр белән килделәр.
Шулай ук «Тормыш тамчысы» акциясендә дә катнаштылар. Сусыз тилмергән тоткыннарның хәлен аңлап һәм искә алып чәчәккә су сиптеләр һәм ак шарларны күккә очырдылар.
3 сентябрь - бөтен дөнья буйлап берничә дистә миллион кешенең гомерен өзгән Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Чарага килгәннәр Геройлар мемориалына килеп тере чәчәкләр салдылар һәм шәмнәр яндырып куйдылар.
Таңсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа