Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Өлкәннәр тормышын уңайга үзгәртәләр

Корноухово авыл җирлегендә инде ничә еллар буена өлкәннәр һәм инвалидлар өчен эшләп килүче интернат-йорт урнашкан.

Бүгенгесе көндә анда 43 кеше тәрбияләнә.
Анда яшәүчеләргә 28 квалификацияле хезмәткәр армый - талмый,  чын күңелләреннән югары һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтә.
Сәламәтлекләре чикләнгән әби - бабайларга аерым игътибар бирелә, алар арасында  14 тәрбияләнүче аеруча ярдәмгә мохтаҗ.  
Интернатны волонтерларда читләп үтмиләр. 2019 елдан бирле алар даими рәвештә ярдәм итеп торалар.
Әби - бабайларыбыз өчен мастер-класслар, концертлар, чәй эчүләр һәм башка чаралар үткәрәләр, өлкәннәргә җылылык һәм шатлык атмосферасы бүләк итәләр.

Волонтерларны интернатта яшәүче, биредә хезмәт куючы хезмәткәрләрнең ачык йөзлелеге җәлеп итә.
«Без бу картлар йортына гына түгел, башкаларга да йөрибез. Әмма без монда яратып һәм бик ашкынып киләбез»,-диде проектның куратор-волонтеры Гөлнара Хәйруллина.

Корноухово авылы картлар йорты җитәкчесе Светлана Гарипова «Йөрәктән йөрәккә» проектын булдырган , аның максаты интернат территориясен төзекләндерү була, кураторлар сыйфатында ул Гөлнара Хәйруллина белән Рәис Кәримуллинны чакырган. Проект нигезендә хәйрия ярдәмен системалаштыру өчен «Игелек көнбагышы»  фонды булдырылганнар. 
Оешма масштаблы проектларны гамәлгә ашыруны үз әченә алган.

Брусчаткаларны алыштырырга, ландшафтны тигезләргә, беседкаларны ремонтларга һәм бигрәк тә коляскада хәрәкәтләнүче  кешеләр өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк булганга, узган көздә интернат һәм картлар йорты администрациясе волонтерларга территорияне төзекләндерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. 

Быел исә монда зур төзекләндерү эшләре алып барыла. Монда яшәүче әби - бабайларыбызга озын гомер теләп, эшләнгән һәм эшләнәчәк яхшы шартларның рәхәтен күрергә насыйп булса иде дигән теләкләр дә калабыз.

Диләрә Садыйкова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса