Нурулла Гариф: «Кешенең төрле чорлардагы яшәү этабы музейларда чагыла»
Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурулла Гарифның Яңа Сала авылындагы шәхси музеен барып күрү күптәнге хыялыбыз иде.
Һәм без – «Балык Бистәсе» мәгълүмат үзәге журналистларыннан бер төркем, шул якларга сәфәр кылдык.
Машинабыз асфальт юл буйлап алга йөгерде. Тәрәзәдән искән җиләс җил, җәйге яшеллекнең татлы исен алып керә дә йөрәккә талгын бер рәхәтлеген өсти. Ни дисәң дә, табигатебез матур шул безнең! Гүзәллегенә таң калырлык! Әнә шул иркен яктылыкны тоеп Яңа Сала авылына килеп җиткәнебезне сизми дә калдык.
Нурулла Гарифны, аның музеен белмәгән кеше юктыр биредә. Урамның тигез юлы безне дә капка төбенә алып килеп җиткерде. Кызыл кирпечтән салынган бинага «Зәйнетдин углы Шәрәфетдин бай йорты. 1907» дигән элмә такта куелган. Капкадан үтүгә бакчадагы шау чәчәк арасында Нурулла Гарифның үз тормышы кайный. Янәшәдә генә өе булу аңа музейны барлап торырга мөмкинлек бирә. Хуҗа кеше көттермәде, безне каршыларга чыкты. Һәм без бергәләп музей эченә үттек.
- Бу – безнең бабайның әтисенең йорты. Монда бабайлар 12-13 ел гына яшәп калганнар. Революциядән соң алардан йортны тартып алганнар да, астагы катта төрмә ясаганнар. Вакытында салым түли алмаган хатын-кызларны шушында алып килеп япканнар. Миңа аларның оныклары сөйли иде, әниләрне чыгарыгыз, ачтан үләбез бит дип, шушында чабып йөри идек, дип. Аннары заманында бу йортны колхоз правлениесе, авыл советы, мәктәп, больница итеп тә кулландылар, - ди, Нурулла Гариф безне музей-йорт белән таныштырып.
Музей эченә аяк басуга ук без ниндидер башка дөньяга кергән кебек булдык. Нинди генә уникаль экспонатлар юк биредә! Һәрберсенең үзенчәлекле вакыйгалары бар. Тарихчы аларның һәрберсе турында иркенләп сөйли. Аның хәтер-зирәклегенә, белеменә исең китәрлек. Ике катлы музейдагы һәр тарихи экспонатның чыгышын белә ул. “Кешенең төрле чорлардагы яшәү этабы музейларда чагыла. Кеше гомере үткән көннәре белән түгел, ә күргәне, белгәне белән үлчәнә”, дип шәрехләп куя ул үзенең бу шөгылен.
Табылдыкларны каян аласыз дигән сорауга, ул безне гаҗәпләндергән җавабын да бирде:
-Хәзер тимер-томыр җыючылар янына барсаң анда ни генә китереп ташламыйлар. Алар өчен бу гадәти акча эшләү ысулы. Ә минем өчен кыйммәтле экспонатлар, - ди ул.
Алып кайткан табылдыкларны башта ул чистарта, тәртипкә китерә, аннан аларны бүлмәләргә урнаштыра. Музей-йортта чыннан да тарихи кыйммәткә ия булган әйберләр бик күп.
Археологик табышлар тарихчы өчен иң кадерлеләредер мөгаен. Монда таш гасырга караган әйберләр дә күп. Ул аларның һәрберсе турында җентекләп сөйли, аңлата. Соңгы вакытта киемнәр дә җыя башлаган. Монда толыплар, туннар, солдат киемнәре, телогрейкалар, пәлтәләр, хатын-кызларның борынгы шәлләре дә бар. Авыл халкы да музей белән кызыксына, элекке әйберләрен китерәләр икән.
180 кв.метр мәйданны биләгән музей-йорт бүген бик күпләрне үзенә җәлеп итә. Үзенең 8 ел эшчәнлегендә кемнәр генә булмаган биредә! Йөзләгән, меңләгән кеше үзе өчен гаять бай, кыйммәтле тарихи чыганак алган, Татарстанның район-шәһәрләреннән, хәтта күрше-тирә төбәкләрдән дә килүчеләр бар икән.
-Минем иске әйберләрне җыя башлавыма 30 ел бар инде. Аларны моңа кадәр Казан, Биләр, Болгар шәһәрләре музейларына, үзебезнең районга, Котлы Бөкәшкә дә тапшырдым. 8 ел элек монда кайткач шушы музейны эшли башладым, - ди тарихчы-галим.
Бүгенге көндә Нурулла Гариф тарафыннан 68 китап нәшер ителгән. Аларның барысы да тарихи чыганакларга, архив материалларына нигезләнеп язылган. Әлеге китапларның күбесе районыбыз авыллары тарихына багышланган. Тынгысызлыгы белән тик торуны белмәс, милләт өчен җан атып йөрүче тарихчы-галим Нурулла Гариф һаман эзләнүдә, шанлы тарихлы халкының, гүзәл туган ягының үткәне белән кызыксына, музеена мәгълүмат, экспонат туплый.
Фарваз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia