Ландышны күптәннән беләм. Авылдашыбыз Гыйльмулла абый кызы ул. Яшел Үзәннән кунакка еш кайтып йөрделәр. Үткен, уңган-булган Ландыш Теләче якларына тормышка чыккан, балалар йортыннан тәрбиягә ике бала алган дигәч, бер аптырап калсам, Ландыштагы тәвәккәллекне белгәнгә, сөенеп тә куйдым. Сабыйларның бу гаиләгә кайтуы бәхет булсын. Ландыш үзе дә - ике әниле, ике...
Ландышны күптәннән беләм. Авылдашыбыз Гыйльмулла абый кызы ул. Яшел Үзәннән кунакка еш кайтып йөрделәр. Үткен, уңган-булган Ландыш Теләче якларына тормышка чыккан, балалар йортыннан тәрбиягә ике бала алган дигәч, бер аптырап калсам, Ландыштагы тәвәккәллекне белгәнгә, сөенеп тә куйдым. Сабыйларның бу гаиләгә кайтуы бәхет булсын. Ландыш үзе дә - ике әниле, ике әтиле кыз бит, ятим балаларның хәлен ул аңламаса, кем аңлар?!
Бу юлы Теләче районының Шәдке авылына баргач, тәрбиягә бала алучылар хакында сүз кузгаткач, беренчеләрдән булып Ландышның исемен атадылар. Без дә аларны тизрәк күрергә ашыктык. Камил белән Камиләнең, авыз тутырып, "әни" дип дәшүләрен ишетеп, сөенеп кайттык.
- Шәдкегә тормышка чыгып, бала алып кайтырга хыяллансам да, балабыз булмады. Аннан ике сабыйга әти-әни булдык та куйдык. Теләченең тәрбиягә алу һәм кайгыртучанлык бүлеге ярдәме белән безгә дигән насыйп сабыйларны Россиянең бер балалар йортыннан алып кайттык. Хәзер аларның барлыгына сөенеп яшибез, инде мәктәпкә укырга керделәр. Җәй көне Камиләнең күзенә операция ясаттык менә. Камилгә караганда Камиләнең сәламәтлеге чамалырак шул. Икесе дә - бик хисле балалар, - дип сөйли-сөйли, Ландыш балалар өчен аерым эшләнгән бүлмә-җиһазларны күрсәтә.
Әти-әниләре ярдәме белән сатып алган йортны шактый төзекләндерергә туры килә аларга, алтын куллы ире Дамир йортның хәзер икенче катын эшләргә керешмәкче. Ландыш үзе машина йөртә, кеше гозерен үтәп, тиз генә кемне кая кирәк, шунда алып барып кайта. Дамирның әти-әнисе янәшәдә генә. Ландыш үзе дә әнисе Сания апаны бирегә алып килеп тәрбияләп яшәгән. Күптән түгел ул гүр иясе булган.
- Әни исән вакытта килмәдегез! Ул - мине тәрбиягә алып үстергән әнием, әтием Гыйльмулла вафатына да - 14 ел, Камил әтигә 10 ел булды. Наилә әни апам Венера белән Яшел Үзән районында яши. Алар янына да кайтып килеп йөрим, - дип сөйли Ландыш.
Күңелендә бүген ул барысын да кичергән. Берсенә дә үпкәләми, рәнҗеми. Ә әти-әнисе исән-саулар булып та, башка гаиләдә үскән кызның ниләр кичергәнен бер Ходай үзе генә белә. Аны алып үстергән Сания апа белән Гыйльмулла абыйның үз балалары булмый. Алар Сания апаның абыйсы Камилнең 8 айлык кызын үзләренә алып тәрбияләп үстерәләр. Бик бәхетле яши бу гаиләдә Ландыш. Үстергән әни-әнисе аңа җил-яңгыр тидертми.
- Камил әти ничек баласын башка гаиләгә бирә алгандыр, белмим. Наилә әнинең бер дә бирәсе килмәгән шул. Ә Сания әнинең бик тә бала үстерәсе килгән. Абыйсының гаиләсе янына еш барып йөргән. Үзе Гыйльмулла әти белән кавышкач, балалары булмаячагын аңлаган. Шунда ул абыйсы Камилнең 8 айлык баласын, ягъни мине үзләренә алып китә. Сания әни соңгы елларда безнең янда яшәде, игезәкләрне алып кайткач та бик сөенде, карарга булышты. Хәзер аның хәлен бигрәк тә яхшы аңлыйм. Бала бит ул - Ходай бүләге, - дип сөйли Ландыш. Ә үзенең күзе - балаларда. Аларның чыр-чу килеп чабышуларына да, нидер сорап аптыратуларына да гел елмаеп җавап бирә. Камиләнең мине күрүгә елап-борчылуының сәбәбен сорыйм. "Алып китәләр дип курка, кәгазь-каләм күтәреп килеп кердең бит", - ди.
Балаларның язмышлары белән кызыксынам. Ландыш башта Камиләнең тууын сөйли. Туганда балага зыян салганнар, шуңа да ул зәгыйфьләнеп калган икән. Камил кызга караганда сәламәтрәк. Игезәк балалар тудырган билгесез ана балаларын калдырып чыгып китә, өстәвенә ул аларны вакытыннан алда тапкан була. Ата кеше турында бернинди мәгълүмат та юк. Баштарак балаларны опекага дип кенә ала Ландыш һәм Дамир Димиевлар. Соңыннан үз балалары кебек рәсмиләштерәләр. Авылда яшь хатынның бу гамәлләренә сәерсенеп караучылар да була. Әмма Ландышның кеше сүзендә эше юк. Нинди зур адымга баруын яхшы аңлый. Ул үзе дә - бу тетрәндергеч мизгелләрне кичергән бала. Йөрәге парә-парә килгән вакытта да шөкер итәргә өйрәткәннәр аны. Түземле бул, булганның кадерен бел, игелек кыл.
Сания апа белән Гыйльмулла абый чәчкән бу орлыклар Ландыш күңелендә шытым биргән. Яшь әни исә аларны игезәкләре Камил белән Камиләгә тапшырырга тели. Ә тормышның мең дә бер мәшәкатьле көнендә көч алырга аңа каләме булыша. Ландыш шигырьләр-мәкаләләр яза, китаплар чыгара. Узган ел туган ягы - Яшел Үзән районының Карауҗа авылында иҗат бәйрәмен дә уздырган ул. Барысына да өлгерергә, җитешергә тырышып яши. Йорт-каралтысын да, абзар тулы кош-корт, терлеген дә карый. Янәшәсендә ярдәм итәргә ире бар, балалары үсеп килә. Шөкер итеп кенә яшисе, ди Шәдкедә яңа тормыш башлаган Димиевлар.
Нет комментариев